Май аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 10нчы (566) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә 24-26 майда Белоруссиянең Минск шәһәрендә Казан көннәре уздырылуы турында хәбәр ителде. Эшлекле сәфәр барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест крепостенда да булган. 1нче биттә Татарстанда яшәүче төп халыкларның традицион милли бәйрәмнәре графигы да бар. Подписка рекламасына да күз салырга онытмагыз. 1-11 июньдә генә Туганайлар"га арзан бәядән язылу мөмкинлеге бирелә, файдаланып калыгыз.
2нче биттә республикакүләм "Тройсын — Җапрак бәйрәме"нең 31 майда Теләче районының Субаш авылында уздырылачагы турында хәбәр ителде. Бу биттә Балык Бистәсе районының Иванай чиркәве настоятеле иерей Илия Минихачевка "Татарстан республикасы каршындагы хезмәтләре өчен "орден медале һәм башка рәсми бүләкләр бирелүен дә яздык.
3нче биттә республиканың бердәнбер этносменасы булган "Айбагыр«ның яңа сезонына әзерлек буенча «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков белән әңгәмә бирелде.
4нче бит Татарстан матбугаты көненә багышланды. «Туганайлар» редакциясенең баш редакторы Юлия Губина ни өчен матбугат көнен журналистларның һәм газета укучыларның уртак бәйрәме дип әйтә? Хезмәткәрләр журналистикага ничек килгән? Укыгыз, белерсез.
5нче биттә — «Фән һәм сәнгать — аерылмас юлдашы» язмасы. Академик карендәшебез Михаил Сергеев ни өчен кризислар белән планлы рәвештә идарә итәргә кирәк дип саный? Укып карагыз әле. Бу биттәге «Җитмеш биштә — җиде мизгел» язмасы Татарстанның халык артисты Елена Бичаринаның тормыш мизгелләре белән таныштыра.
6нчы биттә «Кряшен чибяре-2026» конкурсы финалында катнашачак 12 кызның Казандагы әзерлек этабыннан репортаж урын алды.
7нче биттә — «Кузгалабыз олы юлга, иңнәрдә тоеп канат». Язма Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Тукай районнарындагы һәм Башкортстандагы керәшен авыллары мәктәпләрендәге чыгарылыш класс укучыларының уңышлары, имтиханнарга әзерлекләре, уй-хыяллары турында сөйли.
8нче биттәге «Владимирдан читкә китмәгәннәр» язмасында сүз — язмышлары гомерлеккә үз туган авылларына бәйләнгән Любовь һәм Степан Степановлар гаиләсе турында. "Сары майлы чия«не кайсы якта кемнәр әзерләгән? Бу биттә ул хакта да язылды.
9нчы биттә «Әсирлек газаплары кичергән» язмасы урын алды. Ул Зәй районының Кабан Бастырык авылыннан Григорий Андреевның язмышы белән таныштыра. Питрәч керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронинаның район китапханәсендә уздырылган «Гаилә учагы җылысы» турында язганнарын да игътибардан читтә калдырмагыз.
10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә Мамадыш районының Җөри авылында чиркәү нигезе ташы аруландырылуы турында язылды. Шулай ук, Тройсын, Святый Тын көне турында да укырсыз. Июнь аена дини календарь да бар.
11нче биттә язучы Зинаида Захарованың яңа әсәреннән өзекнең дәвамын укырсыз.
12нче биттә Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортындагы 300дән артык экспонатлы керәшен музее турында язылды, аңа нигез салучыларның берсе булган укытучы Анна Бутяева да телгә алынды. Чистай шәһәрендәге Керәшен йортында бишек җыруларына багышлап уздырылган фольклор кичәсе турында да язма бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев