Май аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 9нчы (565) санына кыскача күзәтү.
1нче, 4 нче биттә — «Майор Гаврилов эзеннән — Брест крепостена». Язучы Луиза Янсуарның Белоруссиягә барып, Советлар Союзы Герое Пётр Гавриловның сугышчан юлын өйрәнүенә кагылышлы язмасы.
2нче биттә 23 июль-9 августта 10-18 яшьлек балалар өчен «Мирас-Наследие» лагеренда «Айбагыр» этносменасы оештырылачагы турында хәбәр иттек. «Кряшен чибяре-2026» конкурсы, анда көч сынашачак финалистлар турында да язылды.
3нче биттә — Чистай районы эчке эшләр бүлеге ветераннары советы председателе, отставкадагы подполковник Алексей Еремеевның эшчәнлеге турындагы язма. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларына багышлап, Зәй керәшен оешмасы оештырган «Җамагат хәтере» онлайн акциясе турында да яздык.
5нче биттә — «Күз яшьле бәйрәмгә — патриотик җырлар». Татарстанның халык артисты Владимир Васильевның Җырчы Җәкәү йортындагы концертыннан репортаж куелды. Бу биттә Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган думбарчыларның беренче җыеныннан да язма урнаштырылды.
6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә керәшен духовная миссиясенең Василий Тимофеев хезмәтенә бәйле миссионерлык экспедициясеннән язма урын алды.
7нче биттә сугыш чорында Зәй, Кукмара, Питрәч, Саба ягында тылда эшләгән карендәшләребез язмышы турында кыска язмалар укырсыз.
8нче биттә Мамадыш ягындагы Комазан Башы кызы, Казанда яшәүче Тамара Романованың яраткан шөгыле турында язылды. Мамадыш районының Владимир авылы кызлары Ольга Чемкина һәм Лена Данилованың «Туганайлар» турындагы фикерләре дә бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев