Любовь һәм Николай Кутузовлар: «Кайларда гына яшәсәк тә, «Туганайлар» бар керәшенне берләштерә»
Казанда яшәүче Любовь һәм Николай Кутузовлар «Туганайлар»га үзләре дә языла, 15ләп кешегә —туганнарына һәм дусларына да газетабызны уку бәхете бүләк итәләр.
— Без — керәшеннәр, шулай булгач, «Туганайлар»ны укымауны, бу газетага язылмауны күз алдына да китерә алмыйбыз. «Туганайлар» редакциясе елга ике тапкыр подписка игълан итүгә, яраткан газетабызга язылабыз. Үзебез генә язылып калмыйбыз, Питрәчтәге, Алексеевскидагы һәм Казандагы туганнарны, дусларны да яздыртабыз. Үзең уку, керәшен дөньясындагы яңалыкларны белеп тору белән генә түгел бит, башкалар да укысын, дибез. Мин үзем газетага подписка бүләк итүне, гомумән, файдалы, кирәкле дип саныйм.
«Туганайлар» газетасында үзебезнең Питрәч ягындагы керәшен авыллары, карендәшләребез уңышы турында укыганда якташларым өчен горурлык кичерәм. Шулай ук, башка районнардагы керәшеннәр тормышы турындагы язмаларны да кызыксынып укыйм. Үзебез аралашырга яраткач, бик күп яклардагы карендәшләр белән элемтәдә торабыз.
«Туганайлар»ны әле мин борынгыдан ук килгән асылыбызны — җыруларны, йолаларны, тормыш итү тәртибебезне үз эченә алган культурабызны барлавы, керәшен булуыбыз белән горурланырга өйрәтүе өчен дә яратам. Кайларда гына яшәсәк тә, «Туганайлар» бар керәшенне берләштерә. Киләчәктә дә керәшенлегебезне саклап калуга чакыра торган маягыбыз ул, — дип газетабызга кагылышлы фикерләрен белдерде Любовь Кутузова.
Фото: Фирая Моратова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев