Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июнь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 11нче (567) санына кыскача күзәтү.

1нче, 6нчы битләрдә — Зәй районындагы Югары Баграж авылының борынгы агач чиркәвен аруландыру тантанасыннан репортаж. 1нче биттә 2026 елның икенче яртыеллыгына "Туганайлар«га язылган газета укучыларыбыз өчен оештырылган уенда ниниди бүләкләр уйнатылачагын да хәбәр иттек. 

2нче биттә — «Керәшен егетләре мәйдан тота» язмасы. Ул Түбән Кама районы Сабантуендагы милли көрәштә быел абсолют батырның керәшен егете Вадим Демидов булуы турында сөйли. Башка керәшен егетләре дә үз авырлык үлчәүләрендә призлы урыннар алганнар.

3нче биттә 14 ил студентлары арасыннан «Дөнья энҗесе» конкурсының «Мисс элегантность» номинациясендә Лиана Самойлованың җиңүе турында язылды. Бу биттәге «Җан җылысын — балаларга» язмасы үз балалары янына туганнарының 3 ятимен сыендырган Однодворцевлар гаиләсе белән таныштыра.

4нче биттә «Кряшен чибяре-2026» финалистлары, аларның мавыгулары, тормышка карашлары турында яздык.

5нче биттә Татарстанның керәшен авылларында уздырылган Симек һәм Тройсын бәйрәмнәре турында укырсыз.

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә тәүбә итүнең җазык әйтүдән аермасы аңлатылды. Илгә авырлык килгәндә әйтелә торган иман да бирелде.

7нче биттә Чистайдагы Бахта авылында район керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов белән уздырылган очрашудан язма бар. Шулай ук, 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк Түбән Кама каласы төзелешенә нигезен биргән Чәбия керәшене Николай Карпов турында да укырсыз.

8нче биттә — ярым финалга чыккан керәшен КВН командалары ни өчен «начало есть, ахыры хәерле булсын» дип әйтәләр? «Стильныйлар, матурлар» язмасын укыгач белерсез. Казан шәһәрендә яшәүче Алёна Пугачёваның «...яшьләр укымый дип уйламасыннар, укыйбыз, укыячакбыз да» дип кайсы газета турында әйтүен белү өчен шушы 8нче битне игътибар белән күздән кичерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев