Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының №3(487) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә – Казанда узган олы республикакүләм керәшенчә келәү турында язылды. Келәүнең халкыбыз өчен мөһимлеге һәм яшьләрне иманга тарту мәсьәләсенә басым ясалды. Шулай ук, 1 мартта ВКонтактеда уздырылачак "Керәшенчә марафон" турында да бу биттән укып була.

2нче биттә – ил-көн һәм керәшен дөньясындагы яңалыклар.

3нче биттә – Кукмара һәм Кайбыч керәшеннәренең фольклор мирасы тупланган җыентыклар турында язылды. Әлеге як керәшеннәре Казанга килеп, Җырчы Җәкәү йортында әдәби кичәдә катнашты. 

4нче биттә – Халкыбызның асыл заты – Галина Казанцева, юбилее уңаеннан, иҗат юлы, 90нчы елларда керәшен милли хәрәкәтен башлап йөрүе, керәшен җыруының бормалары, үзенең гаиләсе турында сөйләде. 

5нче биттә – Түбән Кама төбәгендә яшәүче карендәшләребез, аларның авыллары, булдыклы кешеләре, Ходай йортлары, фольклор коллективлары турында язылды. 

6нчы биттә – "Белемнек" рубрикасы. Анда Сретение һәм Пручти бәйрәмнәре, аларны уздыру тәртибе; күптән түгел дини сан алган керәшен священнигы Илья Минихачев турында язмалар.

7нче биттә – Әфганчы карендәшләребез – Зәйдән Юрий Бояров, Чистайдан Геннадий Смирнов, Кайбычтан Владислав Тимофеев үзләренең истәлекләре, күңел яралары турында сөйләде. Шулай ук, Туган телләр көне уңаеннан, керәшеннең үз сүзләре турында язылды. 

8нче биттә – Зәвыклы Лидия Әхмәтова, "Җәшләр аланы"нда – керәшен яшьләре, котлаулар, файдалы киңәшләр урын алды. 

Әлеге сан һәркемгә ошар, дип ышанып калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев