Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Елена Бикбулатова: «Туганайлар» язганны ВКда карап барам, газетасына да язылам»

Биектау районында яшәүче карендәшебез Елена Алексеевна «Туганайлар» газетасына язылачагын әйтте.

Хәзерге вакытта бик күпләргә хас булганча, Елена да керәшен дөньясындагы бар яңалыкларны ВКонтакте, Одноклассники аша карап, укып бара икән. Шул исәптән безнең «Туганайлар» редакциясе әзерләгән хәбәрләрне, язмаларны да. 

Җәкәү йортында балалар өчен бәйрәм оештырылачагы турындагы белдерүне дә социаль челтәрләрдә күргән. Һәм бәйрәмгә сигез яшьлек кызы Даринаны алып та килгән. 

Елена кечкенә чакта әтисе Алексей Демидовның һәм әнисе Лидиянең (Воробьева) туган авылы Колбагышка, андагы әби-бабайлары янына еш кайткан. Теләче ягындагы керәшен авылын, андагы карендәшләр тормышын, халык бәйрәмнәрен, гадәтләрне күреп үскән. 

Ул үзе дә, әти-әнисе һәм башка якыннары да «Туганайлар» газетасына язылыр, аны яратып укырлар, дип ышанабыз. 

2026 елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь айларына) «Туганайлар»га язылып, типографиядә әле яңа гына басылып чыккан газетаны кулыңа тотып укуга ни җитә инде?! Ә аның өчен 20 июньгә кадәр почтага барып, «Туганайлар» газетасына язылырга кирәк.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев