Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Биектаудан Нина Тимофеева: «Туганайларны» укыгач, үземне сабый чактагы авылга кайткандай хис итәм

Безнең Биектауда керәшеннәр юк.

Шунлыктан, “Туганайлар” газетасын алган көнне йортыбызга олы кунаклар килгәндәй була. Башта барлык битләрен карап чыгам. Әле укымыйм, газета белән очрашу минутларын озаккарак сузарга тырышам. Вак-төяк эшне бетерәм дә, җайлап кына газетаны карый башлыйм. Иң элек, газетаның беренче битендәге ару хәбәрләрне укып чыгам. Икенче бите – рәсмирәк, хезмәт алдынгылары, дәүләт бүләгенә ия булучылар турындагы хәбәрләргә күз төшергәч, күңелдә үзебезнең керәшеннәр белән горурлык хисе уяна. “Белемнек”не кат-кат укыйм. Рәхмәт, дини бәйрәмнәр турында язасыз. Хәзер тизлек заманы – мәктәптә балалар да укыткач, барысына да җитешеп булмый. Ә болай, “Белемнек”тәге язмалардан кайсы көнне нинди дини бәйрәм икәнен белеп торабыз. Газетада төрле районнарда яшәүче карендәшләребезнең шигырьләре дә басыла. Анысы өчен дә рәхмәт. Керәшеннәргә багышланган кичәләр, бәйрәмнәр уздырганда, ул шигырьләр ярап куя. Миңа иң ошаганы, “Туганайлар”дагы язмаларда үзебезнең керәшен сүзләренең дә булуы. Аларны укыгач, үземне сабый чактагы авылга кайткандай хис итәм. Рәхмәт, сиңа, “Туганайлар”, көтеп алган кадерле кунагыбыз булып, вакытында килеп тор.

Нина ТИМОФЕЕВА. Биектау районы.
Фотода: Түбән Камадан "Җиз кыңгырау" ансамбле кызлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев