Август аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 16нчы (524) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә Теләче районының Колбагыш авылыннан умартачы Пётр Макаров турындагы язманы укырсыз. 42 ел дәвамында умартачылык белән шөгыльләнүче карендәшебезнең үз эше турында сөйләгәннәре дә кызыклы.
2нче биттә Республика көне, Татарстан дәүләт советына депутатлар сайлау турындагы хәбәрләр белән танышырсыз. Ил-көн һәм төрле районнарда яшәүче карендәшләр тормышындагы яңалыкларны да белерсез.
3нче биттә Татарстандагы керәшен мәктәпләре, аларның яңа уку елына хәзерлеге турындагы язма бирелде. 2024-2025 уку елында мәктәптә укытыла торган фәннәр, аларга кагылышлы яңа үзгәрешләр турында да яздык. Шулай ук, балалары беренче класска укырга баручы әниләрдән аларны мәктәпкә әзерләү чыгымын да белештек.
4нче биттәге “Киләсе елга кадәр, «Айбагыр!» язмасында сменаны ябу тантанасы, лагерьда «Питрау» почмагын ачулары турында язылды. Бу биттәге «Сыналган мәхәббәт» язмасы Сарман районының Түбән Чыршылы авылында 65 ел бергә гомер итүче Анна һәм Пётр Ивановлар тормышы белән таныштыра.
6нчы биттә – танылган җырчы Татьяна Ефремова белән уздырылган әңгәмә. Ул үзенең җыр сәнгатенә юлы, җырларны ничек сайлавы, конкурслардагы, халыкара фестивальләрдәге уңышы турында сөйли. Әңгәмәне азагына кадәр укысагыз, бер җыр яздыруның ни өчен бер миллион сумга төшүен дә белерсез.
7нче биттә чуваш егете Дмитрий Матвеевның үз хезмәт эшчәнлеге өчен нигә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблен сайлавы турында язылды. «Бәрмәнчек»нең оркестр артисты Дмитрийның иҗат юлы, гаилә тормышы турында уку да кызыклы булыр.
8нче биттә – «Бәхетне бөртекләп җыялар». Язма республиканың төрле авылларында яшәүче карендәшләребезнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге хезмәте, урып-җыю чоры кыенлыклары турында сөйли.
9нчы биттә – Мамадыш районының Владимир авылындагы күңелле бәйрәмнән штаттан тыш хәбәрчебез Лидия Пасыева язмасы. Бу биттә, шулай ук, Башкортстанның Бакалы районында уздырылган VII төбәкара Троицк фестивале турында да укырсыз.
10нчы биттә – «Белемнек» сәхифәсе. Анда сентябрь аендагы дини бәйрәмнәр, ураза көннәре календаре урын алды. Үгет бирелде. Бу биттәге «Пауал әтей – мәңге йөрәктә» язмасы Казанның Тихвин чиркәве настоятеле Павел Павловның якты истәлегенә багышланды.
11нче биттә газета укучыларыбызның иҗат җимешләре урнаштырылды. Петр Кузьминның заманында «Керәшен сүзе» газетасында чыккан нәсере дә газета укучыларга ошар. “Гасыр җөзе”ндәге фотода Сарман районының Ләке авылы мәктәбендә 77 ел элек белем алган укучыларны күрерсез.
12нче бит. Гаилә елында кавышкан яшь пар – Мамадыш шәһәреннән карендәшләребез Галина һәм Олег Смирновлар турында яздык. 12нче биттә Кайбыч районының Кушкүл авылыннан Надежда Губеева турындагы язма да бар. Карендәшебез үзе турында ни өчен “урман бетенә әйләнеп беттем” дип әйтә икән? Укыгач, белерсез. Бу биттә хуҗабикәләр өчен рецептлар да бирелде.
Игътибар! 12нче биттә «1 сентябрьдән 2025 ел өчен «Туганайлар» газетасына яздырту башланды» дигән язма да бар. Үзебезнеке генә булган газетабызга язылу – һәр керәшеннең күңел аклыгын, чын туганый булуын раслый. Ә сез шундый кешеме? Ул чагында, үз газетабызлы тормышта яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев