Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Август аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 25 августта басылып чыккан 16нчы (476) саны белән таныштырабыз.

Газетаның 2нче бите Россия Герое майор Додосов, керәшен дөньясындагы башка яңалыклар белән таныштырыр.

Укытучы “кәгазь боткасы”ннан арынырмы? Беләсегез килсә, 3нче биттә урнаштырылган мәгариф өлкәсе хәбәрләрен укырсыз. Шул ук биттә әти-әниләрнең яңа уку елына балаларын мәктәпкә әзерләү мәшәкате турындагы язма да бар.

4нче битне, тулысынча, Теләче районының Олы Нырсы мәктәбе директоры Петр Черновның педагоглык эшчәнлегенә багышланган язма алды.

5нче биттә комбайнчы Георгий Калашников һәм, шулай ук, шәхси хуҗалык җитәкчесе Валентин Романов хакында язылды.

“Айбагыр”да “Туганайлар”ның журналистлары нишләп йөргәннәр? “Айбагыр”ның11нче сменасы ябылу турындагы язмада (6нчы биттә) бу хакта да язылган.

7нче биттә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләренең Зәй ягына оештырылган экспедициясе нәтиҗәләре белән танышырсыз.

Автор үз героен ни өчен “аяклы энциклопедия” дип атаган? 8нче биттәге язманы укыгач, аңларсыз. Шул ук биттәге “Очраша икән ул көткәннәр” язмасы олыгайгач үзенең яшьлек мәхәббәте белән кавышкан хатын-кызның язмышы турында сөйли.

Үз асылыбызны, җыру-көйләребезне, үзенчәлегебезне саклап яшәүче карендәшләр турында 9нчы биттә басылган язмаларга да күз салыгыз.

Чиркәүгә кергәч, исәннәр, үлгәннәр өчен һәм башка ният белән шәмне кайсы иконаларга куярга икәнен 10нчы биттәге “Белемнек”тән белерсез.

11нче биттә Георгий Ибушевның “Үпкә” хикәясе басылды.

12нче биттәге язма “Туганайлар” редакциясе хезмәткәре, блогер Олеся Дмитриеваның блогерлык эшен яктыртты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев