Алёна Пугачёва: «Газетада үз тарихыбыз турында язылганнарны укырга яратам»
Казаннан Алена Пугачева газетабыз турында уй-фикерләрен җиткерде.
— Казанда, шәһәр җирендә яшибез дип тормыйбыз, «Туганайлар»га язылабыз, үз газетабызны яратып укыйбыз. Мин үзем «Туганайлар» газетасын алуга, керәшен тарихына багышланган язмаларны эзлим. Газетада үз тарихыбыз турында язылганнарны укырга яратам. Моңа кадәр үзем белмәгән, киң катлау укучыларга да аз билгеле булган тарихи фактларны бик тә кызыксынып укыйм.
Газетадагы «Гасыр җөзе»ндә бирелә торган иске фотоларны да карарга яратам. Ул фотолардагы әбиләргә карап, элгәре карендәшләрнең ничек киенгәннәрен күз алдына китерәм. Халкымның тарихы, культурасы никадәр бай икәнен күреп горурланам. Хәзерге яшьләрнең традицияләрне сакларга омтылуы турында да яза"Туганайлар«, монысы минем өчен бигрәк тә шатлыклы.
Рәхмәт, редакция хезмәткәрләре улым Иван Пугачёвның иҗат дөньясындагы уңышлары турында да язып торалар. «Туганайлар» газетасын яшьләр укымый дип уйламасыннар, укыйбыз, укыячакбыз да, чөнки ул үзебезнең карендәшләр турында яза торган үз газетабыз.
Исегезгә төшерәбез: 1-11 июньдә — подписчик ункөнлеге! Шушы көннәрдә генә Сез «Туганайлар» газетасына 2026 елның икенче яртыеллыгына арзан бәядән — 607 сум 44 тиеннән язылып кала аласыз ( бу — Татарстанда, ә Россиянең башка төбәкләрендә — үз бәяләре). Шәп мөмкинлеклне кулдан ычкындырмагыз, карендәшләр! Питрауны "Туганайлар"га язылып каршы алыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев