Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Чебышевлар, Муллинар гаилә тарихларын өйрәнә

Мамадыш, Кайбыч районында торучы карендәшләребез республикакүләм фестивальдә ыруы агачлары белән таныштыра.

Шушы көннәрдә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республикакүләм шәҗәрәләр фестиваленең район этаплары башланып китте. 

Мамадыш районындагы Колышчы авылында торучы Чебышевлар гаиләсе катнашып карарга булган. 

Катнашучыларны берничә этапта сынадылар: гаилә белән таныштыру, ыруы агачы турында сөйләү, милли һәм гаилә аш-сулары күргәзмәсен тәкъдим итү һәм иҗади номер күрсәтү.

Чебышевлар исә конкурска җыенау килгәннәр. Керәшен культурасын, йола-гадәтләрен ачып бирә торган бай экспозиция тәкъдим иттеләр, ә иң мөһиме ырыу агачлары турында кызыклы итеп сөйләделәр. Чебышевлар гаилә тарихларын өйрәнеп, яшь бунга - балаларына да тапшыра. Концерт номеры өчен дә керәшен җыруын сайлаганнар.

Февраль азагында шушы ук бәйгенең беренче этабы Кайбыч районында узган. Анда Хуҗа Хәсәннән Муллиннар гаиләсе катнашкан. Алар да иң элек милли ризыклар күргәзмәсен тәкъдим иткәннәр, сәнгатькә оста булуларын да күрсәткәннәр.

Нәтиҗәдә, Муллиннар өченче урын яулады. Аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин олы рәхмәтен җиткерде, бүләккә сертификатлар тапшырды.

Фото, видео: Нократ, Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев