Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Лариса Кибякова: Иң кыйммәтле күлмәк – әбиләребездән калган этник күлмәк

Балык Бистәсе районының Кызыл-Йолдыз лесхозы авылыннан Лариса Кибякова «Керәшенчә марафон» кысаларында милли кием турында сөйләде.

Керәшен фольклор коллективы оештыра башлагач, иң беренче проблема милли киемнәр табу булды. Әнием белән икәүләп авылны йөреп чыктык. Кемдер – керәшен күлмәге, кемдер – алъяпкыч, кемдер – муенҗакасын, ә Роза Сергеевна Елесеева 2 чулпы бирде. Сөенүемне күрсәгез!.. Шушы элекке иске киемнәрне киеп фестивальдә катнаштык. Анда баргач шаккатым, барысында да диярлек, яңа теккән киемнәр. Бездәге кебек муенҗака белән чулпылар берсендә дә юк. Борынымны сузып кайттым инде, бездә генә иске киемнәр икән бит.

Шуннан эзләнә торгач Түбән Камадан Тамара Баһаветдинова үз ансамбльләренең иске күлмәкләрен бирде. Яшел төсле яңа фасон күлмәкләр. Аларга төс итеп, кара чалбарлар сүтеп, әни белән камзуллар тектек. Шуннан соң, лесхоз директоры Камил Газизов яңа фасондагы шакмаклы материалдан керәшен күлмәкләре тектереп бирде. Менә ул бәхет!.. Кая барсак та күлмәкләр бар хәзер!

Бик күп фестивальләрдә катнашып йөри торгач кына аңладым, ә бит иң кыйммәтле күлмәк хәзерге яңа тегелгәннәре түгел, ә әбиләребездән калган иске этник, чын керәшен күлмәкләре икән! Хәзер без аларны горурланып киябез. Милли бәйрәмнәрдә дә бит чын керәшен күлмәге кигән кешегә борылып, сокланып карыйлар, ә кыйммәтле кибет күлмәге кигән кешегә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев