Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Геннадий Макаров: «Инкубатор чебиләре төсле булмасын иде» (ВИДЕО)

Бонус: керәшен думбрасында уйнау буенча мастер-класс.

"Туганайлар"ның "Остаз" дип аталган яңа проектында этнограф, музыкант, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров белән остазлыкка килү, замана энтузиастлары һәм керәшен культурасының киләчәге турында әңгәмә кордык.

– Сезгә ярдәм сорап килүчеләргә һәм, гомумән, студентларыгызга нинди киңәшләр бирәсез?

– Беренче чиратта, иҗат итәргә тырышкан һәрбер кешенең үз фонотекасы булырга тиеш. Авылда яшисең икән, әби-бабайлардан көйләрне яздырып ал. Туганнарың белән сөйләш, өйрән, дәвам итәргә тырыш. Фотоальбом төзе. Зиратка барып, кабер ташларындагы тамгаларны өйрән. Заманында аларны өйрәнүчеләр күп булган.

Районнардан килүчеләр, гадәттә, костюмнар белән бәйле сораулар бирә. Иң дөресе: бу эшне ательега тапшырасы түгел, ә сандыкларда яткан киемнәрне тартып чыгарып, өйрәнәсе. Сәхнәдә чыгыш ясаган коллективларның киеме Питрәч кошчылык фабрикасы чыгарган чебиләр төсле булмасын иде. Һәр төбәкнең “тәмле урыны”, үзенчәлеге бар. Шуларны өйрәнәсе. Менә бу дөрес юл була.

Әңгәмәне тулысы белән видеоформатта карый һәм "Туганайлар"ның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музыкальная культура кряшен кряшенская музыкальная культура музыкант Геннадий Макаров этнограф наставник остаз