Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

ЙӨРӘК ҖЫЛЫЙ

Роза бүген дә, иртүк торып, бер оешма җитәкчесенә ярдәм сорап барды. Әмма приемга эләгү насыйп булмады. Җитәкче эш урынында туры килмәде. Секретаре да кайчан буласын төгәл генә әйтә алмады. Ул ел буе шулай җитәкчеләрнең ишек төпләрен таптый, төрле оешмаларга хатлар юллый, улын бер больницадан икенчесенә йөртә, савыктырырга тырыша. Бер бәлага...

Роза бүген дә, иртүк торып, бер оешма җитәкчесенә ярдәм сорап барды. Әмма приемга эләгү насыйп булмады. Җитәкче эш урынында туры килмәде. Секретаре да кайчан буласын төгәл генә әйтә алмады. Ул ел буе шулай җитәкчеләрнең ишек төпләрен таптый, төрле оешмаларга хатлар юллый, улын бер больницадан икенчесенә йөртә, савыктырырга тырыша. Бер бәлага юлыгып, сәламәтлегеңне югалтсаң, тиз генә аякка басам, сау-таза кеше булам, димә икән шул.

Моннан берничә ел элек ул шулай кешедән ярдәм сорап йөрүне башына да китерми иде. Чөнки тормышы уңышлы барды. Бай яшәмәсәләр дә, акчага тилмереп утырганнары булмады. Аларның тату семьясының тормыш бөтенлегенә сокланып та, хәтта көнләшеп тә караучылар булды.

Роза Ефимова-Галимуллина 1966 елда Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында туган. Насыйп яры Ралиф белән алар көтмәгәндә бер кичәдә очрашалар. Гаилә корып яши башлагач, бер-берсенә булган яратулары арта гына бара. Беренче балалары дөньяга килгәч, ата-ана аеруча шатлана. Малайга Ленар дип исем кушалар. Кызлары Лиана туу да шатлык өстенә шатлык өсти.

Ралеф белән Роза балаларны үстерү, аларга яхшы тәрбия бирү, намуслы, тәртипле кеше итеп тәрбияләү өчен көченнән килгәннең барысын да эшлиләр. Көн артыннан көн туа, еллар уза, тормышлары ямьле генә бер көйгә бара. Әмма тормышта көтмәгәндә бәла-каза килеп чыгып, хәлне бөтенләй башка якка да борып куя икән шул.

2011 елда Галимуллиннар өенә дә кайгы җиле килеп керә. Әҗәл Ралефны якты дөньядан бакыйлыкка алып китә. Роза өчен бу коточкыч югалту була. Ярый, Ленары үсеп җиткән, ә Лианасы бары тугызынчы класста гына укый. Аны аякка бастырасы бар... Роза, ике баласын кочагына сыендырып, толлык әчесен татый башлый.

Акрынлап кайгыдан арына, авырлыкларны җиңә башлыйлар. Ленарны элек әтисе эшләгән ТЭЦ-3кә эшкә алалар. Ул хәзер төп семья туендыручы. Әнисенә ярдәм итәргә, сеңлесен үстереп җиткерергә булышырга кирәк.

2012 елның 10 сентябрь көне. Эш сәгатен төгәлләп, Ленар өенә кайтырга чыга. Әмма ул көнне туып үскән өе бусагасын үз аяклары белән атлап керү, әнисе, сеңлесе белән кичке ашны ашау насыйп булмый аңа. Рульдә барганда, ТЭЦ урамына җиткәч, машинаның тормозлары тотмый башлый. Тизлекне киметә алмыйча, янәшәдәге машинага бәрелә. Шул юл-транспорт вакыйгасында Ленар бик каты башы белән бәрелә һәм баш мие селкенеп, тирән комага китә. Сөйләүләре буенча, ул вакытта ул суламаган да, йөрәге дә типмәгән. Бары дуслары килеп селкеткәч кенә, Ленарга җан керә, тик аңына килми. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән 15 нче шәһәр больницасына алып китәләр. Врачлар фикеренчә, егетнең киләчәге өметсез. Бары ана күңеле генә бу сүзләргә ышанмый. Ул һаман яхшыга өметләнә. "Юк, Ленар үлмәячәк. Минем, сеңлесе Лиана, сөйгәне Диана хакына ул яшәргә тиеш. Ленар көчле егет, ул үлемне дә җиңәчәк." Ана күңеле шулай ниндидер могҗиза буласын көтә. Әмма Ленар гына күзләрен ачмый. Ярый, берничә көннән сулыш ала башлый. Монысы да туганнары өчен зур шатлык була.

Роза, улына гомер сорап, Ходайга ялвара: "Минем бердән-бер таянычымны алма, ярдәм ит. Аның зур эшләр эшлисе, дөнья көтәсе, балалар сөясе бар". Аның бу сүзләрен әллә Ходай ишетеп ярдәмгә килә, әллә врачлар тырышлыгы бушка китми - Ленар бер айдан күзләрен ача, әйткәннәрне аңлаган кебек тоела, әмма авызын ачып, бер сүз дә әйтә алмый. Аның бер генә сөяге дә сынмаган, тәненең бер урыны да җәрәхәтләнмәгән, бары аңына гына килә алмый.

Ленарның киләчәккә планнары зур була: Казан дәүләт энергетика университетының кичке бүлегенә укырга керү, өзелеп сөйгән кызы Диана белән гаилә кору. Алар бер-берсен гомер буена ташлашмаска, барлык авырлыкларны бергәләп җиңәргә сүзләр бирешкәннәр бит. Алда бәхетле тормыш көтәргә тиеш...

Диана сүзендә тора. Менә бер ел инде ул Розага Ленарны карарга булыша. Үзенең яраткан кешесенең сау-сәламәт кеше булачагына ышана һәм зарыгып көтә, шуның өчен барысын да эшләргә әзер. Шуңа күрә, кит син Ленар яныннан, Әҗәл, алма аны үзең белән. Ул савыксын, үзен яңадан көчле ир итеп күрсәтә алсын иде. Яшь парның кавышасы, балалар үстерәсе бар бит. Аерма син аларны. Барлык туганнары да бары шуны гына телиләр.

Роза улын терелтү өчен барысын да эшли. Больницадан өйгә чыккач, ул аны үзе карый. Көн дә массаж ясый, аякларын, кулларын хәрәкәтләндерә, аның белән сөйләшә, музыка җибәрә. Бу тырышулар бушка китми. Егеттә эмоцияләр барлыкка килә. Авыртуны тоя, елый, көлә башлый. Ул булдыра. Врачлар да моны күреп ала, егетнең савыгуына өмет барлыгын, барысы да югалмаганлыгын әйтә башлыйлар. Әмма Россия врачлары андый авыруга беренче ярдәмне генә күрсәтә алалар шул. Алга таба аны ничек дәваларга икәнлеген белүче юк.

Шулай да Роза өметен өзми. Ул шундый авыруны кичергән башка кешеләрне эзләп таба. Аңа чит ил табибларына чыгарга киңәш итәләр. Эзләнә торгач, Испаниянең Барселона шәһәре Гутман исемендәге институт врачлары белән элемтәгә керә. Алар, егетнең барлык документларын өйрәнгәч, аңа бер ел эчендә ярдәм итеп булачагын әйтәләр. Әмма дәвалану өчен 3,5 миллион сум акча кирәк. Галимуллиннар гаиләсенең андый акчасы юк. Аларның бар кереме Розаның стаж өчен, Ленарның инвалидлык һәм Лиананың ятимлек өчен пенсиясеннән тора. Роза улы бәлага юлыкканнан бирле эшли алмый. Казан шәһәренең 16 нчы больницасында медсестра булып 29 ел эшләгән, авыруларны савыктырган ул. Хәзер үзе кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. Бу язманы укыган кешеләр дә Розаның хәлен аңларлар, аңа ярдәм кулы сузарлар, дип өметләнеп калабыз. Акчаны түбәндәге счетларга күчерергә була:

Сбербанк картасы, Галимуллина Роза Ивановна, картаның номеры: 639002629011694691, срогы 12/15.

Татфондбанк картасы, Каюмова Диана Ильдаровна, картаның номеры 5157830000060384, срогы 05/15.

Элемтә өчен телефон номерлары: 89655916326 һәм 89047645341

Бу семьяның авыр кайгысына битараф булмасак иде. Көчтән килгән кадәр ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ленар Галимуллин