Җәмгыять бу, җәмәгать

Сыерың бармы? Акча бирәләр!

Шәхси хуҗалыкларда сыер, бия һәм кәҗә тотучылар бу төр малны асрауга киткән чыгымнарын быел да өлешчә кайтара алачаклар.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 савым сыер өчен – 2 мең сум, 2 баш сыерга – 3 мең, 3 һәм аннан да күбрәк сыерга 4 мең сум күләмендә акча бирелә. 3 яшьтән узган 1 бия өчен – 5 мең сум. Аны алу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: ветеринария чаралары (500 сум күләмендә) күрү буенча килешү төзү; тиешле вакытта гариза бирү.


Нет комментариев