Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Солдат шулпасы тәмлеме?

Бу турыда бүген китүчеләр әле белми. Ә тәмен татып кайтучылар инде уртаклаша ала.

Бу көннәрдә хәрби хезмәткә көзге чакырылышның иң кызган чагы. Ул 1 октябрьдән алып 31 декабрьга кадәр дәвам итә. Быел солдат шулпасы эчәргә Татарстанда яшәүче 4 меңнән артык егет җибәреләчәк. Россия күләмендә 147 мең егет хәрби хезмәткә алыначак. Республиканың югары уку йортларында эшләп килүче кафедраларда укучылар саны да кимеми икән. Быел биредә 1 меңнән артык студент егет хәрби белем ала. Ә менә контракт белән хезмәткә баручылар күп түгел - нибары 35 кеше генә.
Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан быел өч егет армия сафларына китәргә җыена. Авылда, беренче итеп Олег Петровны армиягә озаттылар.
 
 
Югары инженер-технолог белемле егетебез ил алдында торган бурычын үтәргә китте. "Безнең нәселдә барлык ир-атлар да солдат хезмәтендә булганнар. Юк-бар сәбәп табып армиядән качып йөрмәгәннәр. Мин дә алдагы зур тормышка әзерләнеп, ныгып, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә дә туплап кайтырга тиеш", - диде Олег.
Александр Никитинга да Казан Федераль Университетының Алабуга филиалында югары белем алганнан соң, солдат шинеле кияргә вакыт җиткән.
 
 
21 ноябрь көнне барлык туган-тумачаларны, дусларны чакырып солдат озату кичәсе үткәргәннәр. Бәйрәм киче клубта дәвам иткән - табаннары кызганчы биегәннәр, күңел ачканнар. Александрның сүзләреннән аңлашылганча, армиягә теләп бара ул. "Илемә, туган халкыма хезмәт итеп, чын ир-ат булып кайтырга исәбем", - диде егет.
Туганнары һәм дуслары Сергей Васильевны да, яхшы хезмәт теләп, армия сафларына озатты.
 
 
"Солдат хезмәте һәрбер егетнең бурычы ул. Шулай да бик дулкынланам, мондый хәлне бары үзе солдат булырга җыенган кеше генә аңлыйдыр. Чит җирләрдә, белмәгән кешеләр белән эшлисе, яшисе була бит", - дип, эчке кичерешләре белән бүлеште егет.
Берәүләрне күңел тулып, хезмәт итәргә озатсак, икенчеләрен шатлык белән каршы алабыз. Чаллы егете Вадим Куркин Россия Президенты полкының "Алабино" объектында хезмәт итеп, әле генә туган якларына кайтты.
 
 
Элиталы хәрби частьләрдә хезмәт итәргә теләүчеләр күп, ләкин бөтенесе дә катгый сайлауны уза алмый икән. Президент полкына буе 175 сантиметрдан ким булмаган, төз гәүдәле, тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үскән, хокук саклау органнары белән проблемасы чыкмаган, белемле егетләргә өстенлек бирелә. Китәсе егетләребезнең сүзе аз булса, кайткан егетебезнең уртаклашасы әйберләре шактый икән.
- Армия миндә күңелле казарма тормышы, көнаралаш нарядлар, атуларга чыгу һәм бетмәс-төкәнмәс көнкүреш эшләре белән истә калды. Монда туганнарның, дусларның һәм ирекле гражданский тормышның кадерен белергә өйрәнәсең. Сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый аны, солдат тормышын үзеңә татып карарга кирәк. Россиянең төрле почмакларыннан яхшы, ышанычлы дуслар таптым. "Дедовщина" турындагы сүзләрне ишеткәнем дә юк. Президент полкында андый хәлләр була да алмый, чөнки монда һәрбер чакырылыш аерым хезмәт итә. Яңа килгәннәр белән службаны төгәлләүчеләрнең - һәрберсенең үз ротасы, алар беркайчан да очрашмыйлар. Аннан соң, офицерлар да дисциплинаны яхшы саклыйлар. Бер ай солдат хезмәте нигезләрен өйрәнгәннән соң, барыбызга да "Президент полкы билгесе" тапшырдылар. Ә инде служба ахырында, йомгаклау тикшерүен яхшы үткән өчен, мине "Президент полкы" күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. Солдат хезмәтенә бару - үзеңне сынап карарга менә дигән мөмкинлек, - дип сөйләде Вадим.
 
"Президент полкы" күкрәк билгесе
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев