Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Рөстәм Миңнеханов белән Иван Егоровны Молдовага кертмәгәннәр

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционер җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров Кишиневка халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен махсус сәфәр белән килде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Молдовага кертелмәде, шуның аркасында ул Комрат шәһәрендә «Халыклар дуслыгы-2023» I Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнаша алмады. Бу хакта Gagauznews хәбәр итә.
«Гагаузиянең Халык җыены депутаты, Gagauz Halk Birlii иҗтимагый-сәяси хәрәкәте рәисе Виктор Петров һәм Молдова парламентында Гагаузиядән депутат Александр Суходольский белән зур уртак программа әзерләдек. Кызганыч, Молдава хакимияте без бу илгә килергә хокукы булмаган гражданнар булып торабыз дигән карар кабул итте. Шуңа күрә без конгресста катнаша алмыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов Молдовадан очып китү алдыннан.

Татарстан Рәисе Гагаузия халкын Пасха белән котлады, Виктор Петровка һәм аның хезмәттәшләренә эшләрендә уңышлар теләде. «Бездә яхшы традицияләр. Татарстан халкы һәм Гагаузия халкы – тугандаш халык. Соңгы елларда без элемтәдә идек, һәм безнең алга таба үсештә үзара ярдәм итешү буенча зур планнарыбыз бар. Виктор Петров җитәкчелегендәге яшь команда бер яктан Россия белән Татарстан арасында, икенче яктан Гагаузия арасында яхшы бәйләүче звенога әверелер дип ышанам», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционер җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров Кишиневка халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен махсус сәфәр белән килде. Александр Суходольский ТАССка сөйләгәнчә, Татарстан Рәисенә «самолеттан төшәргә дә ирек бирмәгәннәр». «Керүне кире кагу турында язылган документны тапшырдылар», - дип ачыклык кертте Молдава парламентарие.

2023 елның мартында Виктор Петров җитәкчелегендәге Гагаузия делегациясе (анда катнашучылар арасында Александр Суходольский да бар иде) Казанда булды. Автономия вәкилләре Рөстәм Миңнеханов белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү, агросәнәгать комплексы, медицина һәм фармацевтика, IT һәм башка юнәлешләр турында фикер алышты.


"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев