Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Россиялеләргә тагын бер өстәмә ял бирергә тәкъдим итәләр

Шундый эчтәлектәге канун проектын Дәүләт Думасына «Новые люди» партиясе депутатлары керткән.

Хәзер ел саен диспансерлаштыруны 40 яшьтән өлкәнрәк дәүләт хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләр генә үтә. 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге россиялеләргә мондый ял өч елга бер тапкыр бирелә, ә пенсионерлар елга ике тапкыр медицина тикшеренүе өчен бушлай ял көненә исәп тота ала.  

Депутатлар барлык эшләүче россиялеләргә, яшенә карамастан, елына бер тапкыр хезмәт хакларын югалтмыйча, медицина тикшерүе узу мөмкинлеген тәкъдим итә. 

"Һәр елны диспансеризация үтү иртә срокларда җитди, куркыныч авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә, бу һәркемгә, шул исәптән дәүләткә һәм эш бирүчегә дә отышлы. Чөнки сау-сәламәт хезмәткәр больничныйга да азрак чыгачак", - ди сәламәтлек саклау мәсьәләләрен алып баручы Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков.   

Канун проектының автордашы Сәрдан Авксентьева документның язгы сессиядә каралачагына өметләнә. Шул ук вакытта калган фракцияләр вәкилләре инициативага уңай карыйлар. 

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев