Туганайлар

Татарстан

18+
Җәмгыять бу, җәмәгать

Россия мәктәпләрендә тагын бер фәннән мәҗбүри имтихан барлыкка килергә мөмкин

Мәктәпләрендә физкультура фәне буенча мәҗбүри имтихан булырга мөмкин.

РФ Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе әгъзасы Ольга Павлова шундый инициатива белән чыгыш ясаган.

«Физик культура һәм спорт — иң төп фәннәрнең берсе. Һәм, әлбәттә, физик культура буенча имтихан булырга тиеш», — дип аңлаткан белгеч.

Павлова физик культура буенча белемнәрне бәяләүнең гамәлдәге системасы эшләп бетерүне таләп итә, дип өстәгән. Ул балаларның сәламәтлеге торышын исәпкә алып, имтихан үткәрүгә бердәм алымнар булдыру кирәклеген ассызыклаган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та:

«Балалар — безнең киләчәк һәм илебез уңышы. Бик әһәмиятле булган «Мәгариф» илкүләм проекты 7 төбәк проектын да үз эченә ала. Шуның ярдәмендә мәктәп укучылары өчен белем алу мөмкинлеге артты, ә укытучылар өчен республикада төрле формадагы өстәмә белемнең яңа программалары булдырылды», — дигән иде. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев