Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Новиков исеме мәңгеләштерелерме?

Чистай районы Югары Кондрата авылы егете генерал-майор Петр Новиковның Севастополь оборонасы вакытында күрсәткән батырлыклары турында шактый язылды. Ул үткән сугыш юлын өйрәнүчеләр генерал күрсәткән батырлыкларга хәйран калалар, аңа ничек бу көнгә кадәр Герой исеме бирелмәгәнлеккә аптырыйлар. Инде 70 нче еллардан башлап бу турыда сүз барса да, моның белән югарыдан шөгыльләнүче...

Чистай районы Югары Кондрата авылы егете генерал-майор Петр Новиковның Севастополь оборонасы вакытында күрсәткән батырлыклары турында шактый язылды. Ул үткән сугыш юлын өйрәнүчеләр генерал күрсәткән батырлыкларга хәйран калалар, аңа ничек бу көнгә кадәр Герой исеме бирелмәгәнлеккә аптырыйлар. Инде 70 нче еллардан башлап бу турыда сүз барса да, моның белән югарыдан шөгыльләнүче булмагач, эш һаман "үле ноктасы"нда тора. Чаллы шәһәрендә яшәүче карендәшебез Виктор Лукин, Севастопольдә Петр Новиков эзләреннән йөреп, аның турында шактый гына материаллар да алып кайткан иде. Хәзер Татарстан егетләренең Севастопольдә хезмәт итүләрен дә истә тотып (якташларының батырлыгы егетләр өчен менә дигән патриотик үрнәк булыр иде!), Виктор Михайлович яңадан бу мәсьәләне күтәреп чыга. Бу эштә ярдәм итүләрен сорап, ул Татарстан хөкүмәте исеменә, Чаллы муниципаль районы башлыгына хатлар юллый. ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев язып җибәргән җавап хатының эчтәлеге белән газета укучыларыбызны да таныштырып китәргә булдык.
"Хөрмәтле Виктор Михайлович!
Сезнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә Чистай районы Олы Кондрата авылында туып-үскән генерал-майор Петр Георгиевич Новиковка (1906-1944) Советлар Союзы Герое исемен бирүне сорап язган мөрәҗәгатегезгә җавап итеп, түбәндәгене җиткерәм. 1942 елның 30 июнендә генерал-майор Петр Георгиевич Новиков вакытлыча Севастополь оборона районы командующие вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. Өч көн дәвамында ул җитәкчесез калган гаскәри частьләрне саклауны оештырырга тырыша. 1942 елның 2 июлендә, яраланган хәлдә шәһәрдән эвакуацияләнгәндә, генерал-майор П.Г.Новиков әсирлеккә төшә һәм 1944 елда Флоссенбюрг концлагеренда һәлак була. Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүче белгечләр Севастополь оборонасының фаҗигале шартларында генерал-майор Новиков дөрес эш иткән, әмма ул командованиене үз өстенә алган вакытта әлеге юнәлештә сугыш барышы инде берничек тә үзгәртерлек булмаган, дип саныйлар.
Петр Георгиевич Новиковның батырлыгын Севастополь шәһәрендә онытмыйлар һәм хәзер дә хөрмәт итәләр. Севастопольнең Балаклава районындагы урам аның исемен йөртә, 1983 елның 23 мартында анда П.Г.Новиковка һәйкәл куелган (скульптор В.Е.Суханов).
Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы дәвамында, бигрәк тә Севастополь оборонасында зур батырлыклар күрсәткән, әсирлектә дә фашистларга каршы көрәшкән каһарман якташыбызның исеме мәңгелек хөрмәткә лаек. Әмма Советлар Союзы таркалганнан соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелми.
Петр Георгиевич Новиковның тумышы белән Чистай районыннан булуын исәпкә алып, Сезнең мөрәҗәгатегез аның исемен район күләмендә мәңгеләштерү өчен мөмкин булган чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы И.Т.Әхмәтҗановка юлланды."
Новиков исемен мәңгеләштерү буенча аның якташларыннан (Чистай районы администрациясеннән) конкрет чаралар көтеп калабыз.
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев