Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Миңнеханов: Татарстан хәрби операция зонасына 1,5 млрд долларлык гуманитар йөк җибәрде

Махсус хәрби операция башланганнан алып Татарстан ул зонага 1,5 миллиард долларлык гуманитар йөк җибәрде.

Республиканың барлык муниципалитетлары да эшкә кушылды, аларның берсе дә читтә калмады, дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Шулай ук безнең хәрбиләр хезмәт иткән хәрби частьләргә ярдәм итү, гуманитар ярдәмне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасына җиткерү, Лисичанск шәһәренә ярдәм итү буенча эш алып барыла. Гомумән алганда, республика муниципалитетларыннан гомуми суммасы 1,5 миллиард долларлык гуманитар йөк җибәрелгән», – дип сөйләде республика җитәкчесе.

Ул искәрткәнчә, күп кенә район башлыклары махсус хәрби операция зонасына йөкләрне үзләре озатып барган. Барлык предприятиеләр, хакимият органнары, эшмәкәрләр дә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә. «Бу процесста катнашкан һәркемгә зур рәхмәт», – диде Миңнеханов.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев