Май аенда ике кыска эш атнасы була
Җәмгыять бу, җәмәгать

Май аенда ике кыска эш атнасы була

29 апрельдән 1 майга кадәр Россиядә яшәүчеләрне озын яллар көтә. Бәйрәмнәр сәбәпле, майда беренче ике эш атнасы кыскартылачак, дип искә төшерә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

«Ай 29 апрельдән 1 майга кадәр озын яллардан башлана. Шул сәбәпле, беренче атнада 2 майдан 5 майга кадәр дүрт эш көне булачак. 6 майдан 9 майга кадәр - ял көннәре, ә аннары яңадан кыска эш атнасы, анда 10 майдан 12 майга кадәр эшлисе була», диелә ведомствоның Телеграм-каналында.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1,8 һәм 9 майда өстәмә яллар көтелүен әйтте.

 


Нет комментариев