Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Күңелне сөендерделәр

Туган авылым Мамадыш районы Юкәче авылында Рождество бәйрәмендә булып кайтканнан соң, мин дә кулыма каләм алып, хат язарга булдым әле. Күңелгә тулган сөенечләрем белән бүлешәсем килде.

7 январь - Рождество бәйрәмен Юкәчедә чиркәү ачылганнан бирле зурлап үткәрәләр. Үз авыл халкы гына түгел, якын тирә-яктагылар да җыела. Быел да халык бик күп иде. Иң элек, чиркәүдә бәйрәм келәве үтте. Мамадыштан килгән батюшка бөтенебезнең күңелләренә барып җитәрлек итеп уздырды службаны. Аннары, бәйрәмнең заманча өлеше авыл клубында дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков барлык кешене Рождество бәйрәме белән котлап, иң җылы теләкләрен җиткерде. Батюшка да җыелган халык каршында чыгыш ясады, чиркәү йолаларын онытмаска өндәде.

Бәйрәмнең иң күңелле өлеше - балалар катнашындагы елка булды. Спонсорлар акчасына Кыш бабай өләшкән бүләкләргә балалар бик сөенде. Аннары чират олыларның концерт номерларына җитте. Әлеге артистларны да Кыш бабай бүләксез калдырмады. Иртәдән башланган Рождество бәйрәменнән халык кичке дүртләр тулып киткәч кенә таралды. Бөтен кешенең күңеле сөенеч белән тулы иде.

Юкәчедә соңгы елларда уңай үзгәрешләр баруын күзәтү миңа да рәхәт. Заманында, нык гөрләгән, бай яшәгән данлыклы авыл бит ул минем Юкәчем. Элеккеге вакытларга әйләнеп кайткандай хис иттем үземне. Рәхмәт бәйрәмне оештыручыларга, рәхмәт спонсорларга, авыл җирлеге башлыгына. Валерий Шрыковның яңадан авыл җирлеге башлыгы булып кайтуына да бик куандым.

Бер бәйрәм үтте, инде икенчесенә - Качману көненә әзерләнә башлаганнар. Су алу өчен, чишмәгә купель төзегәннәр. Юкәче халкы аруландырылган суга кинәнәчәк, димәк. Менә шулай керәшен йолаларын да, чиркәү йолаларын да үтәп яшиләр авылымда. Хөрмәтле газета чыгаручылар, газета укучылар! Барчагызны да матур бәйрәмнәр белән!

Хөрмәт белән

Пелагея ЧЕБЫШЕВА,

Мамадыш районы Колышчы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев