Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Иске Тәрбиттә яңа чачауник

21 июль көнне Кайбыч районынын Иске Тәрбит авылында зур вакыйга булды - часовня ачылды. Авыл халкы өчен бу, чыннан д а, зур в акыйга. Чөнки 1930 елда борынгы чиркәүне җимергәннән бирле, биредә бернинди иман йорты булмаган. Дини йолаларны үтәргә, нигездә, Турминский чиркәвенә бара, шулай ук, йомыш төшкәндә, Николай әтинең үзен...

21 июль көнне Кайбыч районынын Иске Тәрбит авылында зур вакыйга булды - часовня ачылды.
Авыл халкы өчен бу, чыннан д а, зур в акыйга. Чөнки 1930 елда борынгы чиркәүне җимергәннән бирле, биредә бернинди иман йорты булмаган. Дини йолаларны үтәргә, нигездә, Турминский чиркәвенә бара, шулай ук, йомыш төшкәндә, Николай әтинең үзен чакырта торган булганнар. Апостоллар Петр белән Павел хөрмәтенә аталган иман йорты - шушы авылда туып үскән Петр Семеновның авылдашларына бүләге. Алар бу йортны туганы Виталий Евграфов белән бергәләп салганнар. Хәленә күрә авыл халкы да, спонсорлар да ярдәм иткән. Нәкъ бер ел дигәндә, авылга кергән җирдә ялтырап торган нарат бүрәнәләрдән бик матур чиркәү калкып чыккан. Тантанада яңгыраган теләкләр кабул булсын - бу йорт беркайчан да буш тормасын, сукмагына чирәм үсмәсен иде. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы зур эшне тормышка ашыруда башлап йөргән Петр Семеновка "Районның Мактаулы гражданины" дигән исем бирелүен хәбәр итте һәм таныклык белән бүләк тапшырды.
"Кайбыч таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев