Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Йорт янәшәсендә учак ягып ризык әзерләү, коры үлән яндыруга бәйле үзгәрешләр бар

Татарстанда 25 апрельдән 14 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.

Урманнарда бу режим 15 апрельдән башланачак. Көннәрнең җылы торуы янгын куркынычын тудыра.

1 марттан йорт янәшәсендә учак ягып ризык әзерләү, коры үлән яндыру җәһәтеннән дә үзгәрешләр бар. Шулай ук янгын сүндерүгә керү юлларында комачау итүчеләргә дә моннан соң итәкләрен җыясы. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшенең норматив-техник идарәсе бүлеге җитәкчесе Евгений Врачев сөйләде.

– 2023 елның 1 мартыннан Татарстанда һәм бөтен Россия буенча янгынга каршы режим кагыйдәләрен үзгәртү үз көченә керә. Хәзер мангалларны һәм ризык пешерә торган җайланмаларны корылмалардан кимендә 5 метр ераклыкта урнаштырырга кирәк булачак. Учак ягу тыелмый, әмма куркынычсызлык таләпләрен үтәү мәҗбүри. Үлән, яфрак һәм чүп-чарны биналардан кимендә 15 метр ераклыкта яндырырга, ә чүп-чар  тутырган савытны 7,5 метр ераклыкта урнаштырырга кирәк. Түбәләрдә, балконнарда пиротехника куллану тыела. Шул исәптән бенгаль утларын да яндырырга ярамый, – ди Евгений Врачев.

Урманнарда янгынга каршы махсус режим кертелгәч, шырпыны сызмый тору хәерле. Быелгы язның иртәрәк килүен дә күз уңында тотып, белгечләр халыкның сак булуын сорый. Республикада урманнарга якын урнашкан 116 авыл, 75 бакча, балалар өчен 84 ял һәм сәламәтләнү оешмалары тирәсендә учак ягу, чүп-чарны яндыру, ачык утта ризык әзерләү бөтенләй тыела. Урман белән торак пункт арасында кимендә 10 метр минераллаштырылган полоса булу кирәк. Янгын чыгу куркынычы булмаган җирләрдә дә тиешле кагыйдәләр үтәлергә тиеш.

–  Яңа кагыйдәләр кергәч, подвалда һәм аның тәрәзәләре аша авария вакытында чыгу каралмаган булса, анда рәшәткәләр кую тыела. Янгын сүндерүгә комачау итүче киртәләр булырга тиеш түгел. Эвакуация юллары да ачык булсын, – ди Евгений Врачев.

Белгечләр һәр гаиләдә янгын турында хәбәр бирүче җайланма булсын иде дигән фикердә. Ник дигәндә, күп кенә очракларда нәкъ менә шушы җайланма аркасында уттан исән-имин котылган кешеләр бар. Быел да бу максатларда күпбалалы гаиләләргә шушы җайланманы урнаштыру өчен Татарстан бюджетыннан 127 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

– Республикада яшәүче 1600 гаиләгә бу җайланма бушлай куела. Әгәр бакча йорты тору өчен яраклы дип саналса, аңа да янгын хакында хәбәр бирүче җайланма куелырга тиеш, – ди ул.

Янгын кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган. Янгынга каршы режим кертелгән вакытта тәртип бозучы гади кешеләргә – 10 меңнән 20 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 меңгә кадәр, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 меңгә, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф каралган.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев