Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Яңа ел каникуллары кыскартылырга мөмкин

Бу хакта РИА Новости агентлыгы партия рәисе Сергей Малинковичка сылтама белән хәбәр итә.

«Россия коммунистлары» партиясе Дәүләт Думасына махсус хәрби операция барган вакытта Яңа ел бәйрәмнәрен киметү үтенече белән мөрәҗәгать юллады.

«Яңа ел бәйрәмнәрен һичшиксез кыскартырга кирәк, чөнки ил оборонага эшләргә, оборона сәләтен ныгытырга тиеш. Минемчә, 31 декабрьне ял көне итәргә кирәк, 7 гыйнвар – православие динен тотучылар өчен изге көн... 1 гыйнвар – аңлашыла инде, 31 декабрьдән соң кешеләргә үзләрен тулысынча тәртипкә китерү зарур», - дип белдерде Малинкович.

Ул шулай ук Раштуадан соң кешеләр «тиешле формага кайта» алсын өчен 8 гыйнварны да ял көне итеп калдырырга кирәк, дип искәртте.

«Бу бары тик махсус операция барган чорда гына. Ул төгәлләнгәч, әлбәттә, Яңа ел каникулларын кире кайтарырга була, әлегә бу кирәкми», - дип өстәде Малинкович.

Сәясәтче сүзләренчә, РФ Дәүләт Думасына алар шул хактагы мөрәҗәгать юллаган.

Малинкович махсус операция барган вакытта бары тик ир-атлар өчен генә гадәти ял көннәрен дә киметергә тәкъдим итте.

«Махсус операция барганда алты көнлек эш атнасына күчәргә кирәк дип саныйм. Әмма ир-атларга гына», - диде ул.

Татар-информ
Фото: 9111.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев