Балалары булган яшь гаиләләр квартир яки җир участогы алу, аерым йорт төзү хыялын тормышка ашыра алалар.
“Гаилә ипотекасы” программасы 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылды. Киләсе елда илебез буенча барлыгы 150 меңнән артык гаилә әлеге программадан файдалана алачак. Бу максаттан аларга бирелә торган займның гомуми суммасы 1 триллион сумга якын булачак. Вице-премьерлар белән уздырылган киңәшмәдә хөкүмәт председателе Михаил Мишустин шул хакта әйткән.
“Гаилә ипотекасы” 2018 елның 1 январе-2023 елның 31 декабре арасында баласы туган гаиләләргә, ташламалы шартларда, квартирлы булу мөмкинлеге бирә. Ташламалы ставка 6 процентлап тәшкил итәчәк икән.
Нет комментариев