Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Эшсезлек буенча бирелә торган пособиене максималь күләмдә алу мөмкинлеге булачак

2024 елдан башлап, үзмәшгульләргә һәм элек шәхси эшмәкәр булган кешеләргә эшсезлек буенча бирелә торган пособиене максималь күләмдә алу мөмкинлеге туа.

Әлбәттә, аның өчен әле башта “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында”гы законның кабул ителүе зарур. Хәзерге вакытта бу яңа закон проекты Дәүләт думасына тапшырылган. Закон гамәлгә керсә, үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр хәзерге вакытта эшсезләргә айга 1 мең 500 сум күләмендә түләнә торган минималь пособие урынына инде максималь пособие (2024 елда ул уртача 19 мең 242 сум булып, хезмәткә минималь түләү суммасы белән тигез була) алачаклар. Әмма аның кайбер шартлары бар: бер ел дәвамында үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булып тору, налоглар буенча бурычың булмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев