Җәмгыять бу, җәмәгать

Эшче һөнәре үзләштерәләр

Россиядә мәктәп укучыларының 65 проценты 9 класстан соң колледжларга китә.

Президент Владимир Путин белән очрашу барышында мәгариф министры Сергей Кравцов шул турыда әйткән.

“Профессионалитет” программасын тормышка ашыру барышында өч меңнән артык заманча остаханә һәм, шулай ук, производство мастерлары әзерләү өчен махсус үзәкләр оештырылган.

Ә шулай да илдә һаман да эшче көчләр җитми. Шул ук урам себерүчеләрнең дә, маршрут автобусларын йөртүчеләрнең дә күпчелеген Урта Азиядән килгән кешеләр тәшкил итә.

Фото: newtambov.ru

 


Нет комментариев