Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бергә булсак, хур булмабыз!

Хөрмәтле туганайлар, дуслар, карендәшләр, безнең газетаны яратып укучылар, газетабызның спонсорлары!

Төкле аяклары белән өйләребезгә, эшләребезгә, гомумән, тормышыбызга килеп кергән Яңа еллар белән сезне! Шулай дип телик. Чөнки, иске елны катлаулы экономик һәм политик шартларда уздырдык. Шуңа күрә, яңасы стабильлек, иминлек, бөтенлек, җан тынычлыгы алып килсен иде.

Без әдәбият елы белән хушлаштык. Ел буена газетабыз битләрендә шагыйрь-язучыларыбызның әсәрләрен биреп килдек. Зинаида Захарова, Людмила Аланлы, Рабит Батулла, Луиза Янсуар, Гөргөри, Никифор Тукмачев, Елизавета Малова, Ринат Архипов кебек каләм ияләренең иҗат җимешләре белән якыннанрак таныштык. Иҗатының иң матур битләрен керәшеннәргә багышлаган яраткан шагыйрәбез Клара Булатова Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. Инде менә быелгысы ел "Кино елы" дип игълан ителгән. Кино ул зур әдәбиятсыз булмый, ул аның экраннарга чыккан дәвамы, яңа гәүдәләнеше. Шуңа күрә, әдәбият газетабыз битләрендә алга таба да дәвам итәр, ә киноны инде без, керәшеннәр, алга таба бурыч итеп куябыз. Киләсе ел бу өлкәдә керәшеннәр өчен дә яңалыклар алып килсен, мөмкинлекләр тудырсын иде.

2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы буларак та билгеләп үтелде. Без ел буена җиңү темасын яктырттык, халкыбызның батырлыгы турында яздык. Рейхстагка Җиңү флагы кадаган, ләкин, гаделсезлек аркасында, зур кыенлыклар кичергән, шулай да, соңарып кына булса да, исеме, батырлыгы реабилитацияләнгән Григорий Булатовның карендәшебез булганлыгын ачыкладык. Геройларның яңа исемнәрен, батырлыкларын ачтык. Юбилей елы узса да, Җиңү темасы алга таба да актуаль булудан туктамый. Без бу турыда сөйләргә, язарга, яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләргә тиеш. Чөнки бүгенге көндә безнең Бөек Җиңүне тарихтан сызарга, илебезнең фашизмга каршы көрәшүдәге ролен юкка чыгарырга омтылучы кара көчләр көннән-көн аза бара. Милләтләрне дин буенча бүлеп, бер-берсенә каршы куярга, дөньяның төрле почмакларында сугыш уты кабызырга теләүчеләр турында да көн саен укып та, ишетеп тә торабыз. Без алга таба тагын да берләшергә, нык булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска тиеш. Шул чакта гына халкыбызны, телебезне, денебезне, үзебезне саклап кала алырбыз.

Узган елыбызны Библияне керәшенчәгә тәрҗемә ителүгә 10 ел тулуга багышланган бәйрәм-тантаналар белән тәмамладык. Яңасын инде традициягә әйләнгән "Туым җондозы" яшьләр һәм балалар фестивале белән ачабыз.

Үз йөзебезне саклау, мирасыбызны яңа буынга тапшыру - беренче урында торган бурычларыбызның берсе. Шуңа күрә, 2016 елда керәшен дөньясы зур датаны - агартучыбыз, беренче укытучыбыз, Казан керәшен-татар мәктәбенең директоры Василий атакай Тимофеевның 180 еллыгын да билгеләп үтәчәк.

Безнең белән 2015 елда бергә булган укучыларыбызга, спонсорларыбызга, керәшен җәмәгатьчелегенә, активистларга, республикабызның район, шәһәр керәшен оешмаларын җитәкләп баручы карендәшләребезгә, барыгызга да зур рәхмәтләребезне җиткерәм.

Яңа еллар белән, карендәшләр! Кул тотышып, алга барыйк! Ходай кушса, без әле бергә-бергә хур булмабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев