Балыкчылар, игътибарлы булыгыз
Җәмгыять бу, җәмәгать

Балыкчылар, игътибарлы булыгыз

25 апрельдән 5 июньгә кадәр балыкчылар өчен чикләүләр кертелә.

Балыкларның актив рәвештә уылдык чәчү вакыты җитте. Балык тотарга яратучыларга, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр, кармак тотып, яр буенда гына утырырга туры киләчәк. Моның белән килешергә теләмәгән балыкчыларга Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының шушы елның 1 мартыннан үз көченә кергән һәм балык тотуга кагылышлы кагыйдәләрне эченә алган боерыгы белән танышу комачауламас.


Нет комментариев