Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Балтач районында яшәүче 90 яшьлек әбигә Путинның Котлау открыткасы тапшырылды Фото

Балтач районы Чепья авылында яшәүче Залкеева Валентина Павловнага 29 июнь көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Валентина Павловна үзенең авыр тормыш юлы белән уртаклашты: "Безнең балачак һәм яшьлек еллары бик авыр чорга туры килде. 1943 елда 9 классны тәмамлагач, башка укырга мөмкинлек тә, түләп укырга акчабыз да булмагач, туган апабыз кушуы буенча, 16 яшь ярымлык чагымда мин Чепья районы Советына эшкә кердем. Фронттан бик күп хатлар, кайгылы хәбәрләр килә торган иде. рәсми рәвештә аларны теркәргә, адресатларына тапшырырга кирәк... мин биредә 14 ел эшләдем. Безнең чорны тылдагы фронт, дип атадылар. Ә аннан соң Чепьядагы төзелеш оешмасында бухгалтер, ә 1985 елга кадәр, лаеклы ялгы чыкканчы Чепья Сельхозтехникасында секретарь-кассир вазыйфасын үтәдем. Кайда гына эшләсәм дә тырышып хезмәт куйдым, күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары белән бүләкләндем", - дип искә ала юбиляр.

1954 елда авылдашы Иван Андреевич белән гаилә коралар. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше Иван 57 яшендә гомер куя, ул Сельхозхимиядә тракторчы булып эшләгән. Валентина Залкеева бүгенге көндә улы Валерий һәм килене Валентина, кызы Тамара белән бергә кадер-хөрмәттә гомер итә. Ул 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы да карт әбиләрен уңышлары белән сөендереп кенә торалар.

Авылдашлары, туганнары да ветеранның хәлен белешеп, аралашып яшиләр. Хәтта 90 яшь тулган гомер бәйрәме белән тәбрикләргә дип, Тегермән (Мельничная) авылыннан кадәр күптәнге иптәше, сердәшчесе Зинаида апа Перемечева да килгән иде. Алар бергәләп чиркәүгә йөреп, динне һәм гореф-гадәт, йолаларны саклап, яшь буынга өйрәтеп калдыруда матур үрнәк күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев