Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Авыл эшчәннәре сөтчелек тармагына өстенлек бирәләр

Хәзерге вакытта республикада бу юнәлештә эшли торган 17 кооператив бар.

Авыл җирендә мини-фермалар төзүгә кагылышлы программа зур уңыш белән тормышка ашырыла. Бу уңайдан, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров зона киңәшмәсендә искәрткәнчә, 2015 елдан башлап 2591 шәхси ярдәмче хуҗалык барлыгы 624,5 миллион сум субсидия алган. Шул исәптән, быел сайлап алуның беренче этабында 73 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 35,7 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән.

Республиканың сөтчелек юнәлешендәге 17 кооперативы, эшкәртү өчен, көн саен 736 мең тонна сөт сатып ала. Шуның 145 тоннасын – үз зуҗалыкларында сыер асраучы халыктан.

“Авыл хуҗалыгы кооперациясе, дәүләт ярдәме исәбенә, яхшы үсешкә ия, – дип билгеләп үткән министр киңәшмәдә. – Кооперациягә җәлеп ителгән фермерлар 12 меңнән артып китте. Ә акчалата керем 1,5 мәртәбә артып, 12,5 миллиард сум тәшкил итте”.

2022 шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан җитештерелгән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 107,3 миллиард сум тәшкил. Бу – 2021 ел белән чагыштырганда 3,9 процентка арткан, дигән сүз. Ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы сыерлар барлыгы 511 башка арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев