Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

2023 елның апреленнән нинди үзгәрешләр көтә?

Россиядә 1 апрельдән яңа кануннар үз көченә керә.

Транспорт яки күчемсез милек турындагы Салым формасын яңартачаклар

1 апрельдән россиялеләр транспорт яки күчемсез милек булуы турында Салым идарәсендә яңа форма буенча хәбәр итәчәкләр. Ай башыннан күчемсез милек төрләре, җир кишәрлекләренә хокук бирү турындагы документлар реквизитларын (мәсәлән, күчемсез милеккә карата килешүләр, торак биналарны хосусыйлаштыру турында актлар),  транспорт чараларының аерым характеристикаларын (мәсәлән. ничә урынлы, күпме тәгәрмәчле) күрсәтергә кирәкми.

Чит илдән товарлар китерү процедурасы гадиләштереләчәк

Апрель аенда Икътисади үсеш министрлыгы чит илләрдән товарларны гадиләштерелгән рәвештә китерү буенча тәҗрибә башлап җибәрәчәк. Моның өчен бонд складлары булдырылачак, анда товарлар таможня контроле астында сакланачак. Аларга карата НДС, акцизлар һәм таможня пошлиналары түләтелмәячәк, товарларга лицензияләү һәм квоталау кулланмаячаклар. Мондый чаралар товарны сатып алганчы саклау вакытында гамәлдә булачак.

Социаль пенсияләр артачак

1 апрельдән социаль пенсияләр 3,3 процентка артачак. Артканнан соң аның уртача күләме 10 193 сум тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләргә түбәндәге пособиеләр керә:

картлык буенча
инвалидлык буенча
туендыручыны югалту уңаеннан
18 яшькә кадәрге ятим балалар яки көндезге формада белем алучы ятимнәр өчен, 23 яшькә кадәр

Балалар пособиеләре яңадан исәпләнәчәк

1 апрельдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары балаларга пособиеләрне яңадан исәпләү өчен гариза бирә алачак. Түләүләр гаиләдә уртача айлык керем һәр кеше башына төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр өчен күтәреләчәк.

Туристик кэшбек кире кайтарылачак

Апрель аеннан туристлар Россия буенча сәяхәтләренә тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтара алачак. Бәянең 20% ка кадәргесен кайтарырга мөмкин (әмма 20 мең сумнан артырга тиеш түгел), шул ук вакытта юлламаның Мир картасы белән түләнелүе зарур. Сәяхәтнең дәвамлылыгы ике төннән дә ким булмаска тиеш.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр кире кайтачак

1 апрельдән мохтаҗлар торак-коммуналь хезмәтләр өчен ярты елга субсидия ала алачак. Субсидия күләме Россия һәм Татарстандагы хокукый-норматив актлар нигезендә билгеләнә. «Россиядә инвалидларны саклау турында»гы федераль закон буенча, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә, инвалид бала булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарыннан 50 процент субсидия бирелә. Татарстанда билгеләнгән социаль торак мәйданы өчен коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары булганнарга 30 процент субсидия бирү каралган.

Элек бу ярдәм чарасы коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган иде.

Машина йөртүчеләр өчен имтихан кагыйдәләрен үзгәрәчәк

Апрель аенда машина йөртүчеләр өчен имтихан кагыйдәләре яңартылачак. Хәзер сынауның практик өлешендә мәйданчыкта күнегүләр башкару шәһәр эчендә өстәмә биремнәр сериясен алыштырачак. Моның өчен имтихан алучы транспорт хәрәкәте азрак булган юл участокларын сайлап алачак.

Моннан тыш, имтихан алучы үзгәрәчәк: автомәктәп инструкторы урынына машина йөртүче янында ЮХИДИ хезмәткәре утырачак. Ә инструктор арткы утыргычта урын алачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев