Тукай премиясе лауреаты, кадерле карендәшебез Клара Булатованың иҗат җимеше.
Йорт каршына нарат утыртмагыз,
Утыртмагыз анда чыршы да.
Өй янында үскән наратлардан,
Чыршылардан шомлы җыр чыга.
Утыртмагыз анда карама да,
Имәннәр дә, хәтта каен да.
Каеннарның моң-зарына ияреп,
Өегезгә керер кайгы да.
Утыртыгыз җимеш агачлары -
Гөлҗимешләр, шомырт, баланнар.
Җимешләре тәнне дәваласа,
Җыр-көйләре җанны дәвалар.
Нет комментариев