Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Георгий Ибушевның яңа шигырьләре

Күптән түгел Россиянең – атказанган һәм Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев «Туганайлар» редакциясендә булды, яңа иҗат җимешләрен дә калдырды.

Таңгы бакча

Нинди гүзәл бу гөл, таҗларында

Таң чыгы да әле кипмәгән.

Үзенең кызу күз карашы белән,

Кояш әле аны үпмәгән.

 

Алсуланып, балкып, ул бары тик

Күренеп килә офык читеннән.

Нинди тыныч, рәхәт, сандугачлар

Сөйләшәләр сөеп гөл белән.

 

Җем-җем килеп, ак таҗыннан шуып,

Тамчы төшә энҗе шикелле.

Бөтен бакча көлеп, балкып тора –

Ак розалар шундый сөйкемле.

 

Ә үзәндә җиңел, аксыл томан,

Тибри-тибри, эри тын гына.

Бакчадагы гөлләр назга тулып,

Яңа туган нурда коена.

 

Очкын сөю

Син бөтенләй башка инде хәзер,

Мин кирәкмим сиңа, бик беләм.

Һич борчылма, гомер юлларымда

Очратканга сине үкенмәм.

 

Яшьле күзләремне син күрмәссең,

Һәм сизмәссең күңел ярамны.

Йөрәгемдә калган сөю белән,

Дәвалармын үзем мин аны.

 

Бәгырь генә суыныр әкренләп,

Айлар, еллар юар хисләрен.

Синең өчен мин ят-чит булырмын,

Кычкырсаң да “мин – дип – нишләдем?”.

 

Җылы төер булып хәтер калыр,

Сихәтләнгән күңел түрендә.

Мин юксынмам сине, ләкин, барыбер,

Очкын-сөю калыр күңелдә.

 

Гомер озын, диләр...

Гомер озын, диләр...  Кая озын?!

Әгәр чынлап та уйлап карасаң.

Әле кайчан гына яланаяк

Йөгерә иде безнең балачак.

 

Сизелмәде дә бит, җырдагыча,

Аккан судай акты бу гомер.

Алда тагын күпме гомер калган –

Беркем белми. Ходай ни диер...

 

Үргә менмибез бит, ә төшәбез,

Кызу-кызу, атна, көн кебек.

Яшьлек узды, ә балачак күптән

Бик еракта калды төш кебек.

 

Алты дистә узды. Вакыт-вакыт,

Карыйм да артка әйләнеп.

Нидер калды сыман күңелемнең

Бер читенә сыенып, бәйләнеп.

 

Хәтеремнән эзлим ул тойгыны

Тик җылысын тоям җанымда.

Әйтерсең лә яшьлек җаным коча

Алтмыш бишкә җиткән чагымда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев