Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Георгий Ибушев: «Кычкырасым килә! Без бит күбәү идек, мәйданнарга сыймый идек җыеннарда»

Георгий Ибушевның соңгы көннәрдә генә язылган өр-яңа шигырьләре.

Аңладым

Бар илләр беркайчан күрмәгән,

Тауларның биеге – менмәгән.

Бар иркен далалар – кылганлы,

Мин күрдем аларны, җырлары

Шундый тын – ә йомшак җил иссә,

Тибрәнеп дулкындай йөгерә.

 

Мин күрдем гаҗәеп тугайлар,

Тик анда юк иде тургайлар.

Юк иде ак бөдрә каеным,

Мин аны шул хәтле сагындым –

Нәрсәдер югалткан шикелле,

Тыялмый сагыштан хисемне.

 

Җырладым сагынып илемне,

Анамдай кадерле Иделне.

Гап-гади кечкенә тауларым,

Болында атларның аунавын.

Бар җаным, йөрәгем белән мин

Туган җир кадерен аңладым.

 

Ни эзлисең?

Нигә моңаясың, узганнардан

Эзлисеңме яшьлек эзләреңне?

Бар да калды, алдалама зинһар,

Яшьлек белән арган йөрәгеңне.

 

Телгәләмә җаның, вакыт күптән

Пәрдә корды аерып үткәннәрдән.

Бары хәтер калды – олы байлык,

Сагыш булып безгә ул көннәрдән.

 

Әйе, беләм, бар күргәннәр калды,

Гомер сукмагында тузан булып.

Күпме йөзләр, әйтеләсе сүзләр

Сибелеп калды анда, онытылып.

 

Өзгәләнмә! Берни мәңге түгел,

Бүгенге көн кабатланмый башка.

Исеңдәме? Әле сабый идек,

Аннан – яшьлек. Ә бүген без башка.

 

Ни эзлисең үткәннәргә кереп,

Беләсең бит, хәтер генә анда.

Алга карап яшик, ә киләчәк

Матур, якты булсын безнең.

 

Кычкырасым килә

Без бит күбәү идек, авылдашлар,

Мәйданнарга сыймый идек җыеннарда.

Яңграп торыр иде бөтен авыл,

Бер могҗиза ул түгәрәк уеннар да.

 

Гөрләп, җырлап торыр иде мәйдан,

Башка иде авыл, башка – кешеләре.

Тальяннары мәйдан бизәр иде,

Бил алышыр иде асыл егетләре.

 

Кунак белән тулыр иде авыл,

Өйдән-өйгә туган йөрер иде ашка.

Хәтерлим дә, әллә нишли җаным,

Авылдашлар, болар булмас инде башка.

 

Өч-дүрт көнгә барган Сабантуе

Өч сәгатькә калды. Кычкырасым килә:

“Әби-бабай белән, әкрен генә,

Без яраткан, сөйгән авылыбыз сүнә”.

 

Колагымда – кыңгыраулы атлар,

Гөрләп торган мәйданнарның җырлы шавы.

Юк, сүнмәсен иде авылымның

Җыр, нур ташып торган чиста җаны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев