Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) шигырьләре

Гәрәй РӘХИМ (1941) – Татарстанның халык язучысы; биш томлык «Сайланма әсәрләр» һәм төрле телләрдә чыккан күпсанлы китаплар авторы. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Минем әткәй

(Әти исән чакта язылган шигырь)

Минем әткәй иртә бөкерәйде,
Чәч-сакалы иртә агарды.
Күп вакытта бушый алмады ул
Кырып йөрергә дә аларны.

Булды вакыт, сабан сөрә иде,
Ә чоланда торды мылтыгы.
Булды вакыт, урман кисә иде,
Яңа чабата да тукымый.

Шәһәр өчен нигез казыган ул,
Кышкы туңны чокып лом белән.
Вокзалларда вагон бушаткан ул,
Күпме таш кискәндер кул белән.

Татыды ул ачлык-суыкны да,
Күтәрде ул бөтенесен дә.
Узган еллар... Авыр, усал еллар –
Әтиемнең бөкересендә.

Мин кая?..

Яшьлегем дә үткән,
Бик еракка киткән.
Син дә юк янымда,
Тәүге сөйгән иркәм!..

Мәктәп елларым да,
Үткән юлларым да Киткән...
Ерак киткән...
Бүген бу дөньяда

Мин – мин түгел икән.
Карыйм зиратларга
(Мин һич үз итмәгән...).
Мин әле анда да
Юк... Барып җитмәгән.

Мин – мине югалттым.
Кая соң мин, кая?..
«Син – миндә, ямьсездә»,
– Дип картлык елмая...

Дөнья шулай кушкан

(Беренче мәхәббәтемә)

Авылымда йөрсәм дә мин,
Йөрсәм синең авылда...
Аяз көнне йөрсәм дә мин,
Йөрсәм дә җил-давылда,

Үз илемдә йөрсәм дә мин,
Йөрсәм дә чит илләрдә...
Кая гына барсам да мин –
Гел син бит күңелләрдә...

...Вакыт безне аералмый,
Аералмый ераклык...
Мәхәббәттә без аймылыш,
Диеп уйлау дураклык!..

Без гел бергә, мәңге бергә –
Җаннарыбыз куш җан бит!..
Тәннәр генә гел аерым, –
Дөнья шулай кушкан бит...


Язмыш шулай кушкан бит...

 

Үткен Уткин

(Шагыйрь Егор Уткинга)

Уткин идең... Син тормышта
Шигырьдәй үткен идең.
Тик шигырьдә син бары тик
Егор һәм Уткин идең.

Сине Җәгүр, дип, иркәләп
Әйтсәк тә, Үткен, диеп,
Син һаман да кабатладың:
«Мин Егор Уткин!» – диеп.

Егор Уткин булып калдың
Илдә, иҗатта, җырда.
Син бернигә бирешмәдең
Илдә иң авыр чорда.

Бүген инде китапларың
Сине яклап яшиләр.
Үрнәк алсын иде синнән
Улың Игорьдай ирләр.

Без синең белән һаман да
Бөек шигъри дулкында.
Егор Уткин бүген дә бит
Безнең янда, ул – монда!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев