Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Елизавета Малова: "Мин шигырьләрне күңелдән язам"

Чыгышы белән Мамадыш районының Владимир авылы кызы Елизавета МАЛОВА балачактан ук шигырьләр яза

Аның шигырьләре гади, чиста тел белән язылган.  Аларга шагыйрәнең бөтен уйкичерешләре, борчу-сагышлары, шатлыкхыяллары, җылы тойгылары салынган. “Мин шигырьләрне күңелдән язам. Ручка алып, кәгазьгә төшергәндә, алар инде җанлы булалар. Беркайчан да рифма эзләп утырмыйм. Күп язам, дип әйтә алмыйм. Кайчак бер шигырь дә язмыйча, айлар үтә. Кайвакыт, бер-бер артлы, әллә ничә шигырь туа. Бер шигырем биш ел буена күңелдә йөрде, аннары гына кәгазьгә төште. Ул кешенең күңел халәтенә бәйледер инде”, — ди карендәшебез. Мәхәббәт, гаилә, туганлык һәм табигать  матурлыгына дан җырлаучы керәшен кызы Елизавета Малова 12 январь көнне үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аның  “Сине уйлап...” дигән китабыннан газетабызда бирелгән шигырьләрен укучыларыбыз  яратып укырлар дип  ышанабыз.

Үтә гомер

Әллә ничек кенә үтә гомер —

Теләгәнчә түгел, гел үзгә.

Бәхет кошы үзе иңгә кунып

Сайрар төсле иде бит безгә.


Әллә ничек кенә үтә гомер —

Ак дигәнең бик тиз карала:

Серем сыяр диеп серләшәсең,

Тик алар да бик тиз тарала.


Әллә ничек кенә үтә гомер —

Аш атасың, ә ул таш ата.

Тупасландык, дибез, ә берәүнең

Күңелендә күпме моң ята...


Әллә ничек кенә үтә гомер —

Әй, яшисе килә үзеңчә!

Чуар дөньям бер агарсын диеп,

Тәрәз юдым әле мин кичә. 

 

Кышта адашу

 

Нарат-чыршыларын да кыш

Ап-акка күмеп куйган.

Имән егетләре җырлап,

Кайталар кебек туйдан.


Сылу каен кызларының

Күлмәкләре – ак бәстән.

Аларга ияреп киттем,

Үзем дә гел сизмәстән.


Кыш шаян, уйнаган булып,

Карларга төрә-төрә,

Урманнарга илтеп куйды —

Адаштым керә-керә.


Юл күрсәтеп йөрер микән

Горур имән егете?

Хәйләкәр төлке, син кайда?

Синдә бу кыз өмете.


Озат әле, озат әйдә,

Мин риза алданырга.

Каен кызлары тезелеп,

Чыктылар алларыма.


Җитәкләшеп озаттылар,

Хәлем таныш, күрәсең.

Таянычың булса гына,

Юлыңда үр менәсең.


Каеннар аклыгы кайтты

Ияреп өебезгә.

Ару гына яшик әле,

Җырлап үз көебезгә.

 

Кыз бала

 

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәгез,

Күңел бит ул бик тиз уала.

Баш әйләнеп, сагыш сарган чакта,

Ничек түзәсең син, кыз бала?


Көз дигәндә, кайчак язы килә,

Күңелләрдә бозлар кузгала.

Хисләр ташып, уйлар чуалганда,

Ничек түзәсең син, кыз бала?


 Кем?

 

Бу дөньяда “яратам” дип

Кем әйткән икән башлап?

Кем атылган икән сөю

Утына, башын ташлап?


Бәхетле җаннар булганмы,

Әллә соң бәхетсезләр?

Ничә буын бу сорауга

Чор аша җавап эзләр.


Кемнәр сөюгә табына,

Кемнәр ышанмый аңа?

Мең сорауга бер җавап юк,

Сөю һаман өр-яңа.

 

Туган нигез

 

Кемнәр генә синең алда

Горур башын имәгән?

Бар микән сине бу җирдә

Чын күңелдән сөймәгән?


Авыр чакта, сиңа кайтып,

Егылабыз ничек тә.

Әле һаман исән икән

Без тибрәлгән бишек тә...


Зур уңышка ирешсәк тә,

Син кирәк бүлешергә.

Үткәннәрне сагынышып

Кайтабыз күрешергә.


Колач җәеп каршылыйсың,

Бусагаңа басуга.

Ни кылсак та кичерәсең,

Тотмыйсың бер ачу да.


Бар булганын тигез итеп

Өлешләргә бүләсең.

Син булганга, без үзебез

Шушындыйдыр, күрәсең.


Дөнья шулай яратылган:

Парлылар бар, игезләр.

Без канатлы, исән булса

Әгәр туган нигезләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев