Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Чәбия җырулары

Түбән Кама шәһәре төзелеше нигезеннән кысрыклап чыгарган керәшен авылы Чәбиянең озын көйгә җырлана торган бу җыруларын Анна түти Храмовадан яздыртып алган идек.

Гомере шәһәр янәшәсендәге Красный Ключ поселогында үтсә дә, чын дөньяга күчкәнче туган авылы Чәбияне сагынып яшәде ул.

 

Чәбия урамы киңнәр урам,

Уртасында – ындыр табагы.

Чәбияләрне сорасагыз,

Алтын сыргаларның сабагы.

 

Чәбия урамы киңнәр урам,

Уртасыннан бүләрлек булам.

Белмисез, дусларым, хәлләремне,

Сезнең өчен үләрлек булам.

 

Чәбия буйкайлары түгәрәк күл,

Аның әйләнәсе – талчыбык.

Шул талчыбыкларга таянып,

Сез дускайларны көтәм талчыгып.

* * *

Чәбия урамнары,

Уйный җил-буранары.

Телеграмм сугар идем,

Юк телеграммнары.

 

Чәбия кала, Чәбия кала,

Чәбия чаңнарны кага.

Иямле Чәбия буйларында

Узган яшьлегем кала.

 

Чәбия сулары тонык

Балык тотучыларга.

Җитте ямансу вакытлар

Аерым торучыларга.

 

Кычкырышып җырлашыек,

Чәбия яңгырасын.

Башларыңны түбән иеп,

Кем өчен кайгырасың?

 

Кычкырышып җырлашыек,

Чәбияләр, дисеннәр.

Үзем үлгәч, сөйгәнемне

Иптәшемә бирсеннәр.

 

Урал тавы бигрәк биек,

Түбәсе күккә тигән.

Чәбиядә ярым калды,

Яшьли өзелеп сөйгән.

 

Чәбия урамы өзек,

Утыртканнар тал тезеп.

Сайрый күкеләр өзеп,

Булмый сагнуга түзеп.

 

Чәбиянең урамнары

Утырткан гөлләр кебек.

Күтәрелми күңелләрем –

Томанлы көннәр кебек.

 

Чәбиянең урамында

Бөдрә таллар гына.

Үтә еллар, тиз уңа ул –

Без алсу аллар гына.

 

Чәбия яшьләре кия

Фуражканың аеллысын.

Агым суларда чайкар идем

Башларымның кайгысын.

 

Чәбияне кала, диләр,

Кала булыр, ахры.

Кала булып җиткәч кенә

Бездән калыр, ахры.

 

Чәбиянең басуларын

Ура-суга комбайн.

Өзеләме үзәкләрең,

Өзелсә, ташламаең.

 

Безнең Чәбия бик үзәндә,

Тауга менми, күренми.

Үзен күреп сөйләшмичә,

Күңелләрем сүрелми.

 

Чәбия таулары биек,

Йөри арыслан киек.

Су сипмәгән гөлләр кебек,

Йөрибез янып-көеп.

 

Чәбиянең буйларында

Кычкыра күке баласы.

Кычкырма, күке баласы,

Без дә шунда барасы.

 

Чәбиянең суларында

Йөзә иде аккошлар.

Карт көннәрдә чит җирләрдә

Йөртә безне язмышлар.

 

Чәбия урамының

Баганасын кем куйган?

Китәсем килеп китмәдем,

Туган җирдән кем туйган?!

 

Чәбиянең урамында

Үсә ялгыз алмагач.

Алмагач та чәчәк атмый,

Сайрар кошы булмагач.

 

Чәбиянең урамында

Үсә бер ялгыз имән.

Безнең язмышларны күреп,

Имән дә башын игән.

 

Чәбиянең урамында

Үсә бер ялгыз нарат.

Тарала бар кайгыларым,

Җыласам шуңа карап.

 

Чәбия суы кимемәс,

Айлар, еллар акса да.

Гармунчыга тиң булалмас,

Гөлләр чәчәк атса да.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Чәбия көйләренә.

Син бит мине ташлап киттең,

Җәш кенә көйләремә.

 

Чәбиянең саф сулары

Язгы ташкындай акты.

Төрлебезне төрле якка

Язмыш дулкыны какты.

 

Кайларга китеп баруың

Чәбия урамы буйлап?

Ут эчендә янам инде,

Сез дусларымны уйлап.

 

Чәбиядә бер кош күрдем,

Кунар җире гөл генә.

Кешеләрнең дә, кошларның да

Кайтыр җире бер генә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев