Анатолий Цыгановның әниләргә багышланган шигыре
Литературные произведения

Анатолий Цыгановның әниләргә багышланган шигыре

«Әниемә»

Бүген синең туган көнең.
Ә мин сиңа карап торам,
Тыштан гына шат кебек син,
Төзәлмәгән йөрәк яраң.
Стенада – фоторәсем,
Күз карашы гүя юеш.
Син, әнием, картайгансың,
Ә ул һаман яшьләй килеш.
Бүген синең туган көнең.
Елмаясың – күздә уйлар.
Күңелеңдә һаман сугыш,
Югалтулар, югалтулар...
Бүген шулай якын күрдем
Чәчләреңә бәс кунганын.
Күзләреңдә тик бер теләк:
“Ай, булмасын сугыш тагын!”

Верхнебагряжский сельский дом культуры


Нет комментариев