Анатолий Цыгановның архивыннан «Бар бит ул шундый шагыйрьләр» исемле шигырен тәкъдим итәбез.
Бар бит ул шундый шагыйрьләр,
Ышанмассың, икмәктер!
Сүзеннән май булып калыр,
Таш булып каткан бәгырь.
Ачар караңгы чырайны,
Ирексездән елмайтыр,
Уттан алып суга салыр,
Сөендереп елатыр.
Кайгы-хәсрәт онытылыр,
Сагыш-моңны таратыр...
И, Ходай, гомер юлымда
Шундыйларны яраттыр.
Күләгәсе генә булыйм,
Чорларны иңләгәндә.
Качып тыңларга да риза,
Шигырен сөйләгәндә.
Бар бит ул шундый шагыйрьләр,
Ышанмассың, икмәктер!
Сихерле, сәер һәр сүзе -
Яшәү өчен куәттер.
Нет комментариев