Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Александр Филипповның «Билчән» хикәясе

Күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филлиповның «Буранлы яшен» китабыннан

     Хак бабай оныгын урман күрсәтергә  алып барды. Кечкенә бит. Үзе генә курка. Аннан соң, аның бер үзен генә анда кем җибәрсен. Урманда нәрсә очрамас! Ә бабасы аңа урман, андагы агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр, җәнлекләр турында матур итеп, тәфсилләп сөйли. Урман бай. Атлаган саен нинди дә булса бер яңалык оч­рап кына тора. Бүген дә шулай бул­ды.

    Алар чәчәкле аланга килеп чыкты­лар. Алан кырында ук – диләнке. Бу тирәдә кыш көне урман кисүчеләр эшләгән, ахрысы. Киселгән каен төп­ләрендәге юешлек һаман да бетмәгән. Кызарып, күбекләнеп тора. Алан, диләнкәгә кушылып, зураеп, яктырып киткәндәй булган.

      Алан – Хак бабайның яратып ял итә торган урыны. Талчыкса да, талчыкмаса да монда тукталыш ясап, кайчандыр кисеп алынган юан имән төбенә утырып, яраткан “Карурман"ын җырламыйча киткәне юк. Ул бу озын көйне сузганда аны барлык агачлар тын калып тыңлый сыман. Тик алан кырындагы өч усак яфраклары гына, тып-тыныч җилсез көн булса да, шы­бырдашып, сөйләшеп алалар. Әмма бу юлы Хак бабайга, имән төбенә уты­рып, яраткан көен сузарга туры кил­мәде.

       Хак бабай кинәт кенә үзгәреп кит­те. телсез калгандай булды. Бу халәтне, әлбәттә, аның оныгы Бабай, нәрсә булды? – диде ул аңа тагын да сыеныбрак, – мин кур­кам.

       Ләйсән бабасының ни өчен кәефе кырылганын шунда ук абайлап алды. Юан имән төбе янында зур гына бер урын кара көеп ята. Анда урман ки­сүчеләр агач ботакларын яндырганнар икән. Көленнән хәзер дә кызу бәреп тора төсле. Янып бетмәгән кис­әү башлары аунап ята. Учак ялкыны имән төбенең дә бер ягын ярыйсы гына көйдергән. Ул урында быел чирәм шытмаган.

- Монда әле ике-өч елсыз да үлән үсмәячәк, чәчәкләр булмаячак.

- Бабай, ник алай дисең? Әнә бит берничә үлән көл астыннан чыгып килә, – дип төзәтте Ләйсән бабасын.

- Менә, молодец! Күреп тә өлгер­дең, ә? Күзләрең үткен икән. Карале, кара, нинди үлән икән ул?

      Ләйсән аны тотып карамакчы иде, ләкин кулын корт чаккандай тартып алды.

- Чәнчи... Бу аланда мондый усал үләнне күргәнем юк. Бирегә каян килеп чыккан соң ул? Нигә соң анда башка үләннәр тишелеп чыкмаган?

      Нигә? Ни өчен? Ник? Андый сора­улар никадәр күп булмасын, Хак ба­бай аларның берсен дә җавапсыз кал­дырмый. Ул янган төп өстенә килеп утырды. Ләйсәнне куенына алды да ашыкмый гына сөйләргә кереште. Ләйсән аны бер дә бүлдермәде, гел авызына карап торды.

- Хәтерлисеңме, былтыр бу урында кып-кызыл каен җиләкләре җыеп аша­ган идек? Ә менә бу төп буеннан үләннәр арасына яшеренгән бөрлегән табып алдык. Әчкелтем булса да тәмле иде, ә? Бу җиләкләрнең дә, мондагы башка үләннәрнең дә тамырлары өстә генә була. Учак кызуы аларның та­мырларын көйдергән. Ә менә моны­сы, син усал үлән дип атаганы, билчән була инде. Чүп үләне. Игенченең до­шманы. Аңа каршы көрәшмәсәң, бө­тен арыш басуыңны басып китә. Усал үлән, дип, дөрес әйттең бит әле син. Бу аланда да җитәрлек ул. Тик менә бу җиләкләр, матур чәчәкләр, куе булып үскән үләннәр аларга өскә чы­гып, артык җәелеп китәргә ирек бир­миләр. Ә тамырын билчән тирәнгә, бик тирәнгә җибәрә. Учак кызуы аның тамырларына кадәр үтеп керә алма­ган. Ул хәзер мондый хәлгә шатлана гына. Иркенләп үсмәкче, тамырын та­гын да киңрәк җәймәкче була. Исеңдә тот, начарлыкның да тамыры шушы билчәннеке кебек еракка киткән була. Мөмкинлек кенә бир аңа, бөтен чәчәкле, җиләкле аланыңны басып китәргә дә күп сорамас.

    Ләйсән, бабасы сөйләп бетерүгә, төптән сикереп төште дә кечкенә көр­әге белән билчәннәрне тамырлары белән актарып чыгарды. Учак уры­нын, көлне туфрак белән катнашты­рып, казып ташлады.

      Аңа Хак бабай да булышты. Билчән тамырларын чүпләп, әле яңа гына үз­ләре утырган төп өстенә ташладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев