Мәктәп елы истәлекләре
Бу фотода — 1959 елны Теләче районының Олы Нырсы мәктәбен тәмамлаган укучылар. Аны редакциягә Түбән Камада яшәүче классташлары Нурулла Гаптуллин юллады.
Фотода (сулдан уңга): беренче рәттә утырганнар — Егор Сорокин, Николай Андреев, Михаил Петров, икенче рәттә — Рәхимә Котдусова, Рабига Димиева, Фәния Шәйхетдинова, класс җитәкчесе Николай Фёдоров, Фәүзия Сафина, Сәйдә Исмәгыйлева (ул соңыннан язучы булып танылды); өченче рәттә — Нурулла Габдулин, Николай Елизаров, Алексей Малов, Нурислам Хәсәнов, Николай Павлов; дүртенче рәттә — Габдулла Хәлилов, Әбрар Рафыйков, Могыйн Хәбриев, Алексей Капитонов, Илгиз Зыятдинов, Алексей Макаров, Николай Емельянов.
Хәзер бу укучыларынң исәннәре (киткәннәренең урыннары оҗмахта булсын) очрашсалар, бер-берсен таный да алмаслар, мөгаен. Сугыш чорында туган ул кызлар һәм малайлар Олы Нырсы мәктәбенә тирә-яктагы җиде авылдан — Шәтке, Кече Нырсы, Югары һәм Кече Мирәтәк, Субаш, Колбагыш (Иске Карабаян) һәм Карабаяннан йөреп укыганнар.
«Көзге яңгырларда, кышкы бураннарда һәм язгы баткак юлларында көн саен алты-сигез чакрым җәяү йөреп укуыбыз, хәзер мәктәпкә автобуста баручы авыл балалары күзлегеннән караганда, олы батырлыкка тиңдер. Ә без, ул чор романтиклары, бу авырлыкны сизмәдек тә. Матур тормыш киләчәгенә ышанычыбыз зур, аны үзебез төзергә өметләнәбез. Хәтта космоска очарга, ясалма кояш булдырырга хыялланабыз. Тырышып укыдык, шуңа да классташлар арасында танылган инженерлар, төзүчеләр, укытучылар, язучылар, табиблар һәм хәрби хезмәтне сайлаучылар да булды.
Класс җитәкчебез Николай Емельянович, чыгышы белән, Югары Мирәтәк авылыннан иде. Гадел дә, таләпчән дә укытучыбыз безне магниттай үзенә тартты. Ул безгә дәрестә яңа тема аңлатканда класста чебен очкан тавыш та ишетелерлек иде. Без аны шундый зур игътибар белән тыңлыйбыз, өйгә кайткач, дәрес әзерләгәндә барысы да аңлашыла. Класс җитәкчебезнең дәдәсе Дмитрий Емельянович безне тарих фәненнән укытты, дөньядан бик иртә китте ул.
Ике урамлы кечкенә генә Югары Мирәтәк авылыннан бик күп талант ияләре чыкты. Ул авылда башлангыч мәктәп кенә булып, бишенче класска Шәтке җиделлык мәктәбенә төштеләр. Аннары Олы Нырсы урта мәктәбенә йөрделәр.
Гадәтләр, йолалар бераз аерылса да, тел якын, шуңа бер-беребезне керәшенгә-татарга аермыйча, дус, бердәм булды классыбыз...
Класс җитәкчебез Николай Емельяновичның гаилә корганын Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә ишеттем. Хатыны Надежда Ивановна белән ике кыз, бер малай үстерделәр. Аларның балалары Ольга, Эльза һәм Гриша да тормышта үз юлларын таптылар. Николай Емельянович директор булып эшләгән елларда без укыган ике катлы иске агач мәктәпне сүтеп, аның урынында таштан зур яңа мәктәп төзегәннәр. Ә шулай да үзебез укыгандагы мәктәп, аның коридорыннан барганда идәннәренең сыгылып-сыгылып китүе сагындыра.
Классташларымның, якташларымның тормыш юлы ничек булды икән? Беләсе иде. Бәлки, «Туганайлар»га үз язмышлары, уңышлары турында язып җибәрүчеләр булыр дип, бу фотоны керәшен газетасына юлладым», — дип яза безгә Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Нурулла Гаптуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев