Туганайлар

Татарстан

16+
Конверт эчендә хат

Бордыдан Тамара Кузьмина: «Фәнни эш башлаган яшьләргә көч, горурлык хисе өстәргә кирәк»

Тукай районының Борды авылыннан Тамара КУЗМИНА редакциябезгә хат юллады.

«Туганайлар» газетасының 13 февраль санында чыккан Татарстан фәннәр академиясенең керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәге мөдире, галим — Радик Исхаковның мәкаләсен укып чыктым. Бик якын итеп, чын күңелдән язылган, хәтта керәшеннәр турында зур кайгыртучанлык күрсәтүе өчен, зур рәхмәт әйтәсем килә.

Әйе, заманында зур галимнәребез Николай Ильминский белән Василий Тимофеев  шул чорда яшәүче халкымның грамоталы булсын өчен алфавит төзегәннәр. Авылда, чиркәүләрдә мәктәп ачканнар һәм бу мәктәпләр 1938 елларга кадәр эшләгәннәр. Мәктәпләрдә эшләү өчен укытучылар семинарияләрен булдырганнар. Бу укытучыларның грамотасы көчле булсын өчен. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында «Сугыш хәбәрләре» һәм «Дус» газеталары чыгаруга ирешкәннәр. Бу чорда югары белем алучыларның күбесе (безнең авылдан да укыганнар)авыл вакыйгаларында һәм сугышларда да катнашып, үлеп калганнар. 

Радик Исхаковның «...соңгы елларда берничә фәннәр кандидаты дисертациясен яклады, керәшенннәрдән дә берничә аспирант бар иде, кызганыч, алар фәнни эшләрен якламадылар» дип әйткәч, ручка алып сезгә үземнең күп елгы тәҗрибәмнән хат язарга булдым.

Мин үзем ярлы крестьян семьясында 1939 елда туганмын. Авылымда урта белем алуым белән бәхетлемен. Каядыр китү теләге белән яшәп ятканда, үземне укыткан Гатифә Вәлиәхмәтова, Наилә Ишалина һәм Колесникова Федора апалар мәктәптә кружковод булып эшләргә чакырып алдылар. 3 ел эшләп йөргәч, укытучы булу теләгем артты. Шул вакытта, «Укырга чакырабыз» дигән мәкалә дә укыдым. Иртәгесен үк Алабуга РОНОсына киттем. Татар группасы тулган иде. Рус группасына язылып укыдым. Экзамен алдылар. Безне җыеп «сез Алабуга институты студентлары була аласыз», — диделәр. 1962 елдан кереп 4 ел читтән торып укыдым. Бүгенге көндә 40 ел мәктәптә укыткан, 15 ел музеенда эшләгән әби мин. Авыл тарихының бер өлешен генә булса да язып утырам.

Әйтәсе фикерем шул: фәнни эш башлаган яшьләргә әз генә булса да дәрт, көч, горурлык хисе өстәргә кирәк. Без керәшеннәрне болай да, хөрмәтле русыбыз да, кан —кардәшләребез, тамырдашларыбыз татар да ташлаган. Ата-бабаларыбыз чорыннан яшәп килгән телебезне, йола-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны, үзенчәлекләребезне дә саф-чиста килеш, бүгенгә кадәр китереп җиткерә алган керәшеннәр бит без.

Радик Равилевичка хөрмәтем зур, үзенчәлекле, авыр һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев