Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Тихвин чиркәвен яңарту һәм төзекләндерү мизгелләре - фотолар

1995-1996 елларда төшерелгән фотолар белән матушка Людмила Павлова үзенең ВКонтакте челтәрендә бүлеште.

Алла Анасының Тихвин иконасы чиркәве XVII гасырның икенче яртысында төзелгән.

1938 елның 7 сентябрендә чиркәү ябыла һәм дәүләт фондына тапшырыла. 40 елга якын Тихвин чиркәве склад буларак кулланыла, ташландык хәлгә килә.

1990 елларның беренче яртысында Казан керәшеннәре келәүләргә Петропавловск соборына йөргәннәр. Ә 1996 елдан, Тихвин чиркәвен торгызу эшләре башлангач, керәшен җәмәгатьчелеге шунда күченә.

1997 елда Тихвин чирәвен Казан епархиясенә кайтаралар.

Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур хезмәт куйган кеше протоиерей Павел Павлов була. Аның тырышлыгы белән чиркәү сафка бастырыла һәм яңа сулыш алып эшли. Келәүләр чиркәү-керәшен телендә уздырыла башлый һәм Тихвин чиркәве Татарстан керәшеннәренең төп иман йортына әверелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев