Туганайлар

Татарстан

16+
Хәтер-хатирә

Ретро фото. Субаш авылы керәшеннәре

Әлеге фотоларны Биектауда яшәүче карендәшебез Нина Тимофеева җибәрде.

Теләче районы Субаш авылыннан Бөек Ватан Сугышына 212 кеше киткән. 118е һәлак булган. Шуларның берсе – Нина Николаевнаның бабасы Иван Максимов.

“Папаның папасы – Иван бабам – авылның иң көчле кешесе булган. Авыр авыл тормышын үз җилкәсендә тарткан. Ат белән Арчага чәчүлек орлыкка йөргәндә беркайчан да бер ат белән генә йөрмәгән, ике ат белән барган. Егылган сыерны да күтәреп куярлык көч-куәте булган.

Иван бабам 1907 нче елда Субашта туган. Бөек Ватан сугышы алдыннан армия хезмәтеннән кайткан. Сугыш башлангач, 1941 нче елның 14 нче августында фронтка китә. Өч баласы яшьли калалар. Папага (Николай) 6 яшь, Мәкчемгә (Максим) 4 яшь, Мәрүскә (Мария) 1 яшь тә 7 ай була. Әбием ике малае белән бабамны Теләчегә кадәр җәяү озата барганнар.Бабам: "Мәрүсне дә алып киләсе калган, тагын бер кочаклап калыр идем," — дигән. Бабамнан бер-ике хат кына килеп кала һәм хәбәрсез югала. Өчпочмаклы кайгылы хатны әбием озак еллар саклый. Әбием сугыш вакытында ике баласын җирли. Бер олы улы папам Николай гына исән кала. Әбием гомере буе бабаемны сагынып сөйли иде. “Бүген Иван кайтып керсә, нишләр идем мин?” – дип әйтә иде. Минем өчен, безнең гаилә өчен минем бабаем иң чын герой!”, – дип сөйләде Нина Тимофеева.

(Баскан сул яктан беренче: әбием Домна. Утырган уң яктан беренче: папа Николай).

(Беренче фото. Сул яктан беренче: бабам Максимов Иван Максимович. Армия хезмәтендә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев