Әлеге фотоны безгә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева җибәрде.
Фотода: Фадеева Матрена Михайловна, Фадеев Иван Семенович олы уллары Александр белән (1943 ел).
«Әлеге фотода каенанам, каенатам һәм дәдәй. Мин шул нигез килене. Алар 10 бала тәрбияләп үстергәннәр: 8 малай, 2 кыз. Әти фин, Бөек Ватан сугышында катнашкан», – диде Нина Валентиновна
Нет комментариев