Бу бик сирәк очрый торган һәм куелышы буенча катлаулы кадрны безгә чуаш кызы Валерия Алексеева җибәрде.
"Мин бу фотода чуаш-карендәшләрем дип торам. Ә болар Алабуга керәшеннәре булып чыкты. Чуашларга рухи яктан бик якын халык. Хатын-кызлар сүрәкәдән, олыраклары Ак яулыктан", – дип җибәргән Валерия.
Бу фото чынлыкта бик уникаль кадр, чөнки берьюлы 22 кешене бастырып, фото ясау - җиңел эшләрдән түгел. Карендәшләр, бәлки таныйсыздыр берәрсен бу фотода?
Нет комментариев