Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

«Кәләем» ансамбле Кипр халкын керәшенчә бәйрәм иттергән

Бу истәлекле вакыйга 14 ел элек булган.

2009 елның җәендә авылыбызда Тройсын бәйрәме "Кәләем" ансамбленнән башка узды. Чөнки ул 3-9 июнь көннәрендә Ак диңгез иле Төньяк Кипрның Есентепе шәһәренә "Абрикос" дип исемләнгән фольклор биюләренең икенче бөтендөнья фестивалендә татарстан данын яклады.

Фестивальнең беренче көнендә үк "Кәләем" халыкның игътибарын үзенә җәлеп итте, – дип язып чыкты ул җәйдә "Туганайлар" газетасында Р.Михайлова. – Шул кичне үк бию бәйгесенә килгән биш ил ансамбльләре арасында "Бию патшабикәсе" исеменә уздырылган конкурста ансамбльнең иң өлкән кешесе 0 67 яшьлек Маргарита түти Квасова шушы титулга лаек дип табылды. Һәм шәһәр башлыгы хөрмәтле түтиебезгә розалардан ясалган таҗ кидерде. Гүзәллек бәйгесендә исә В.Брагина-Исламова белән Т.Андреева милли киемнәр тәкъдим итү ярышында катнашып, керәшен киемнәренең бөтен нечкәлекләрен, нәфислеген ачып бирделәр. 

Шушы кыска гына вакыт эчендә ансамбль коллективы Кипрның башкаласы Левкошада, Лапта, Герне, Есентепе, Эрдани шәһәрләрендә чыгышлар ясады. Һәр җирдә аларның чыгышы алкышларга күмелде.

7 июнь кәләйлеләр фестиваль кунакларына чын Тройсын бәйрәмен күрсәттеләр. Каен итеп бизәр өчен кипарим агачын та таптылар. Иртән үзләре яшәгән кунакханәнең һәр бүлмәсенә кереп, җырлый-җырлый кунак чакырырга да, Җапрак бәйрәменең бөтен нечкәлекләрен башкарып, керәшен йолаларын күрсәтергә дә, тамашачыны бернчиә сәгать булса да чын керәшенчә бәйрәм иттерергә дә өлгерделәр. Фестивальне оештыручылар әле мондый бәйрәмне күргәннәре булмаганын әйтеп, чын күңелләреннән рәхмәтләрен җиткерде.

Ансамбль шушы чыгышларыннан соң Туниска төрки халыкларның халыкара фестиваленә чакыру алып кайтты.

Зинаида Захарованың "Кәләй асыл бир икән" китабыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев